“Җыр язып йокларга ятты...”
Әлеге юлларны танылган шагыйрә Гөлшат апа Зәйнашева тиккә генә язмагандыр. Ике яшеннән Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туган тиешле Маһруй апасы тәрбиясендә үсеп, инде буй җиткәч, өйдән киндер капчыкка берничә бәрәңге салып, Минзәлә педагогия училищесына белем алырга чыгып киткән кыз шул көннәрдән башлап үз көнен үзе күргән. Үзләре яшәгән тулай торак янгын сүндерү бинасы булгангадыр инде бик салкын була.
“Өскә – бишмәт, аякка киез итек кигән килеш, башка мамык шәлләр урап ятып йоклый идек... Тик барыбер туңа идек...Чөнки ягылмаган тулай торак ат абзары кебек салкын, котсыз иде. Кайвакыт юрганнарыбыз белән тәрәзәләребезне каплый, томалый торган идек. Чөнки Минзәлә каласында кайчакларда “маскировка” була торган иде, ягъни фашист самолетлары шәһәрне күрмәсен өчен, төннәрен ут яндырмаска, яндырсаң, тәрәзәләрне томаларга кирәк иде”, – дип яза Гөлшат апа үзенең хатирә дәфтәренә. Суык үзәгенә үткәнлектән, үҗәт холыклы, тырыш кыз бер җимерек йортның калдык кирпеч ватыкларыннан үзе мич чыгарып куя. Әллә мичнең кыек-мыек булуы, әллә тәрәзәдән калай торбадан урамга үрләгән төтен ошамый, әллә әлеге каланчада мич булырга тиеш булмый, пожарникларның берсе: ”Мичне кичекмәстән сүтәргә!” – дип боера. Инде шул мичтә бер-ике көн аш, бәрәңге пешереп ашарга өлгергән кызлар пошаманга кала.Тик араларыннан бер мәрхәмәтлесе: ”Ярар инде, тимик, җаваплылыкны үз өстемә алам”, – дигәч кенә эчләренә җылы кереп китә...
Исән булса, быел танылган шагыйрәгә 90 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан минзәләлеләр үзләрендә зур бәйрәм – каләм әһелен искә алу кичәсе, ”Кояш гомере телим мин, Минзәләм, сиңа” республика фестивале үткәрделәр. Әлеге чараны оештыруда төп башлап йөрүчеләрнең берсе булган Гөлшат апаның кияве – Татарстанның атказанган юристы Рафаэль Шакирҗанов, Минзәләгә сәфәр вакытында,Ә.Хөсәенов исемендәге җәмәгать фонды, язучылар һәм шагыйрьләр катнашында әлеге фестивальнең быел җиденче мәртәбә уздырылуын искәртте. Рафаэль Вәли улы һөнәре буенча иҗаттан ерак кеше булса да, җаны белән иҗади шәхес икән. Ник дигәндә, ул бөтен татар сәнгате тормышыннан, язучы, шагыйрь иҗатыннан, галим-голәмә хезмәтеннән хәбәрдар шәхес булып чыкты. Укымышлы юлдашыбыз күренекле шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Әнгам Атнабаев, Һади Такташ шигырьләрен яттан сөйләп, барыбызны шаккатырды. Шунлыктан Казаннан Минзәләгә кадәр булган 300 чакрым юл сизелми дә үтеп китте.
Җиде ел буе шушы чарада катнашып килгән Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров та – минзәләлеләрнең көтеп алган кунагы. Хатыны белән бергәләп Гөлшат апаның хәлен белергә барганнан соң, чакыру буенча, Чиләбегә, якташлар җәмгыяте оештырган очрашуга бара Искәндәр абый. ”Шунда, телефоныма шалтыратып, Гөлшат апаның мәңгелеккә китүен хәбәр итүгә үк, сәхнәдән җырчы Ирек Сабиров башкаруында Рөстәм Яхинның Г.Зәйнашева сүзләренә язылган “Китмә, сандугач” дигән җыры башкарыла дип игълан ителде.
Әлеге җырны тыңлаганда, минем нинди моңсу халәттә калганымны белсәң син, Илзирә...“ Югалту... һәм үзәкләрне өзәрлек итеп җырланган моңлы җыр...
Әнә бит Минзәлә Татар дәүләт театры сәхнәсендә чыгыш ясаганда, Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова да шагыйрәнең “Китмә, сандугач!” җырының Мәскәүне дә таң калдыруын әйтеп, татарның гимнына әйләнеп бара, дип горурланып сөйләсә, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов: ”Гөлшат Зәйнашевага “Китмә, сандугач”ы өчен генә дә зур дәрәҗәле исемнәр биреп булыр иде, дигән фикер әйтте. Әйе шул, Гөлшат апаның сүзләренә язылган йөзләгән җырлар арасында халык күңелендә мәңге сакланучы тирән мәгънәле җырлары бихисап. “Урманнарда йөрдем”, “Аерылмагыз”, ”Керкәле таулары”, “Туган авылым урамы”, “Гөлләр иле”, “Күл буена килсәң иде”, ”Бөтен нәрсә сине хәтерләтә”, ”Кояш гомере”, ”Яшь гомер”, “Туй җыры”, ”Кердем карурманнарга”, ”Иртә дә генә торам”...
Аның турында белгәннәр истәлекләрендә: “Җыр язып йокларга ятты, җыр белән йокыдан уянды”, – диләр.
Гөлшат апаның исемен мәңгеләштерү йөзеннән район җирлегендә күп кенә эшләр башкарыла. Шагыйрә исеме белән аталучы гөлбакча булдырылуы гына да ни тора! Кайчандыр Гөлшат апа укыган мәктәпкә мемориаль такта куелган, район башлыгы Айдар Фәсләх улы Сәлаховның авылда яшәүче яшь кадрларны кайгырту инициативасы нигезендә, Тәкермәндә Г.Зәйнашева исемендәге яңа, яшьләр урамы барлыкка килгән.
Яуда калган батырлар исемлеге янәшәсенә дә шагыйрәнең:
“Онытма, туган авылым, Яуда калган улыңны”, –дигән сүзләре ташка уелган...
Казан кунаклары белән берлектә район башлыгын ипи-тоз белән хөрмәтләп каршы алган күрешү Гөлшат апаны кечкенәдән тәрбияләп үстергән, 1965 елны гүр иясе булган апасы – Зәйнашева Маһруй каберен зиярәт кылудан башланды. Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова әйтүенчә, шушы авылның элеккеге мулласы моннан бик күп еллар элек: ”Менә күрерсез әле, еллар узгач, бу каберне эзләп киләчәкләр”, – дип, алдан ук әйтеп калдырган, диләр. Кайчандыр шагыйрә укыган мәктәптә балалар һәм мөгаллимнәр белән очрашу барышында әлеге 9 еллык белем йортында 51 бала укыганлыгын белдек. Биредә шагыйрә апаларының шигырьләрен яттан сөйлисе килгән балалар, күмәкләшеп, “Кояш гомере” дигән җырын да зур горурлык хисе белән башкардылар. Үзе мич чыгара-чыгара укып йөргән Минзәләдәге педагогия көллиятенә сәяхәт тә кунакларның күңел кылларын чирткәндер.
Бәйрәмнең матур мизгелләре Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт театры бинасында Казаннан кайткан халык артисты Искәндәр Биктаһиров, танылган артистлар Гөлнара Тимерҗанова, Рәфинә Ганиуллина, күренекле баянчы Рәзил Камалов һәм күп кенә районнардан килгән һәвәскәр артистлар, талантлы балалар катнашында дәвам итте.
– Кечкенәдән, әниемнән отып, “Кояш гомере” җырын җырлап үстем. Гөлшат апаның җырлары күңелләрне айкарлык моң белән сугарылган, киләчәкне тоемлап язылган, – диде чыгышында шагыйрәнең “Гөлләр иле” җырын үз репертуарына алып, яратып җырлаучы Гөлнара Тимерҗанова. Халыкара конкурслар лауреаты Рәфинә Ганиуллина да “җырлар дәүләтенең патшасы” Гөлшат Зәйнашеваның “Иртә дә генә торам” җырын үз йөрәге аша үткәреп, моңлы итеп җиткерә белә... Бу көнне, һәр чыгышны көчле алкышка күмгән, җыр-моңга мөкиббән тамашачы Гөлшат апа сүзләренә язылган җырларны тыңлап хозурланды, шагыйрәнең иҗаты белән танышты. Әнә бит, урыс милләтеннән булган Ангелина Улеева дигән кыз “Мин тормышка гашыйк” дигән шигырьнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп сөйләп халыкка җиткерде. Сәхнәдән чыгыш ясаган һәркемнең истәлек итеп кыйммәтле бүләк – Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләр, пьесалар, хатирәләрдән торган әле генә табадан төшкән ике томлык китабы белән бүләкләнүе дә – нинди күңелле күренеш! “Кеше китә, җыры кала” дигән сүзләр нәкъ менә Гөлшат апа хакында әйтелгән диярсең. Көзнең ямьле бер көнендә Гөлшат апа белән без иҗаты аркылы күрештек, аның җырлары аша шагыйрәнең үлемсез булуына инандык, ул йөргән сукмаклардан йөрүебез өчен куандык һәм горурландык! Шагыйрәнең бөеклеген дәлилләүче, шушы җирлектә эшләнелгән эшләр башка районнарга да үрнәк булырлык, башкаларга да сабак алырлык изге гамәлләрдән санала. Җитәкчелек дигәннән, бу уңайдан минзәләлеләргә – муниципаль район башлыгы Айдар Фәслах улы Сәлаховка, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Әзһәм кызы Шәриповага, мәдәният бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәкимовага, иҗтимагый сораулар буенча урынбасар Наилә Бикеева һ.б. ларга шушы чараны оештырулары өчен, кунакларга игьтибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев