Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

- Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен нишләргә кирәк? Район үзәк хастаханәсе табибәсе Венера Хәбибрахманова белән әңгәмә

Һай ул йөрәк, серле йөрәк, яши тирәндәрәк... Язмамны композитор Риф Гатауллинның шагыйрь Мөдәррис Әгълам сүзләренә язылган лирик җыр юллары белән башлавым тикмәгә түгел. (Заманында мәшһүр язучы Мөхәммәт Мәһдиев әлеге җырны беркадәр шаяртып, "анатомик җыр" дип тә атаган иде). Чөнки берничә ел инде ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин башлангычы белән...

Һай ул йөрәк, серле йөрәк, яши тирәндәрәк...

Язмамны композитор Риф Гатауллинның шагыйрь Мөдәррис Әгълам сүзләренә язылган лирик җыр юллары белән башлавым тикмәгә түгел. (Заманында мәшһүр язучы Мөхәммәт Мәһдиев әлеге җырны беркадәр шаяртып, "анатомик җыр" дип тә атаган иде). Чөнки берничә ел инде ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин башлангычы белән республикада "Йөрәгеңне тыңла!" дип исемләнгән социаль мәгълүмати-агарту кампаниясе бара.

Соңгы ун елда күзәтелгәнчә, республикадагы үлем-җитемнәрнең күбесе (50% дияргә мөмкин) йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле. Узган ел әлеге вәзгыятькә зур әһәмият бирелеп, республикада йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде. Шул сәбәпле, быел республикада үлем-җитем 2015 елдагыга караганда шактый кимегән. Моны халык арасында аңлату эшләре алып баруның уңай нәтиҗәсе дип бәяләргә кирәк. Ләкин бер еллык чаралар белән генә әллә ниләргә өметләнеп булмый. Уңай якка үзгәрешләр, көтелгән нәтиҗәләр дистә еллар дәвамында эшләгәннән соң гына киләчәк. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәк? Кайсы очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк? Әлеге сораулар белән без район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибәсе Венера Гомәр кызы Хәбибрахманова белән сөйләштек.

- Венера ханым, йөрәк-кан тамырлары авыруларының беренчел билгеләре нинди?

- Беренчесе - йөрәк тирәсендә яисә күкрәк читлегендә авырту, кыздыру барлыкка килү, басым тою, тын кысылу. Икенчесе - хәлсезләнү. Өченчесе - салкын тир бәреп чыгу. Шушы халәт биш минут дәвам итсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыруны хастаханәгә никадәр тизрәк китерсәң, шуның кадәр яхшырак. Миокард инфаркты авыруы бер сәгать эчендә тарала. Шул вакыт эчендә кешенең кан тамырларындагы кан әйләнеше системасы җайга салынса, тиешле ярдәм күрсәтелсә, авыруның тернәкләнүгә өмете зур. Йөрәкне көн дә кайгыртырга кирәк. Кеше үзенең йөрәген сакламаса, күрсәтелгән бик югары дәрәҗәдәге медицина хезмәте дә ярдәм итә алмаска мөмкин. Сәламәтлек саклау ликбезына өйрәтүне кечкенәдән башларга кирәк, олыгайгач, соң булачак. Халкыбыз бу хакта ассызыклап, тикмәгә генә: "Саулык - зур байлык", - дими.

- Йөрәк-кан тамырлары авырулары күбрәк нинди категория кешеләрдә күзәтелә?

- Тәҗрибә күрсәткәнчә, еш борчылган, кан басымы нормада булмаган, гәүдә авырлыклары шактый зур булган кешеләрдә инфаркт очраклары ешрак күзәтелә.

- Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен нишләргә кирәк?

- Иң беренче чиратта, күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Көн саен 30-40 минут җәяү йөреп кайту файдалы. Йөгерү исә сау-сәламәт кешеләр шөгыле. Йөгергәндә йөрәге нык булмаган, аяк буыннары авырткан кешегә, киресенчә, артык көч һәм авырту гына өстәләчәк. Икенчедән, рациональ туклану, күбрәк яшелчәләр ашау сорала. Үзебезнең бакчада үскәне аеруча файдалы. Өченчедән, исерткеч эчемлекләр кулланудан, тәмәке тартудан баш тарту фарыз. Артерия кан басымын, кандагы шикәр һәм холестерин күләмен үлчәп тору да файдага гына. Соңгыларын иртән ач карынга башкаралар. Шикәр - 5,5, холестерин - 5,2 миллимольдән артмаска тиеш. Әйләнә-тирәдәге һәр нәрсәне йөрәккә якын алмаска, күршеләр һәм якыннарыгыз белән ызгышмаска, юкка борчылмаска, йөрәккә ял бирергә кирәк. Йөрәк чәнчесә, авыру узганын көтеп утырырга ярамый, табибка күренү шарт. Кан басымы югары икән, көн дә дару эчәргә кирәк. Көн дә дару эчү нормага әйләнергә тиеш.

Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X