Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Йөрәккә сары май, яки кирәк чакта әйтелергә тиешле сүзләр

Якын кешеңнең күңелсезлекләре бармы? Һәм син анарга ярдәм кулы сузарга телисеңме? Ничек ярдәм итә алыр идең? Кайберәүләр тиешле урында тиешле сүзләрне таба алмый интегә. Алар якын дустын үпкәләтү, рәнҗетү, кимсетүдән курка. Тиешле урында кирәкле сүзләрне ничек сайлап әйтергә соң? • Ирегезне эштән кудылармы? Ул борчыла, үз - үзенә урын тапмыймы?...

Якын кешеңнең күңелсезлекләре бармы? Һәм син анарга ярдәм кулы сузарга телисеңме? Ничек ярдәм итә алыр идең? Кайберәүләр тиешле урында тиешле сүзләрне таба алмый интегә. Алар якын дустын үпкәләтү, рәнҗетү, кимсетүдән курка. Тиешле урында кирәкле сүзләрне ничек сайлап әйтергә соң?

• Ирегезне эштән кудылармы?

Ул борчыла, үз - үзенә урын тапмыймы? Аңа ярдәм итәсең килә, әмма аны кимсетү, үпкәләтүдән куркасыңмы?

Бу ярдәм итми…

Ирләр өчен эш югалту, хатын кызлардан аермалы буларак - иң зур стресс. Тормыш юлдашыңа мондый вакытта терәк - таяныч булу мәслихәт. Ул үз - үзенә ышанычын югалтмасын, дисәң, аны аңларга тырыш. Әмма жәлләү чигенә чыкмаска кирәк. Әгәр аны жәллисең икән, аның мин - минлегенә тиячәксең. Җитмәсә, ирләр эштән китү белән үз - үзләрен болай да кимсетелгән итеп хис итәчәк һәм үз - үзләрен жәлли башлаячак. Нәтиҗәдә, өйдә дә ярдәм итми, яңа эш тә эзләми. Һәм бу вакыйга озакка сузылырга мөмкин.

Йөрәккә сары май, яки кирәк чакта әйтелергә тиешле сүзләр

Үзегезне ничек тотарга?

Син аңа үз - үзенә ышаныч тудыр! Бүген булмаса, иртәгә эш табачагына. Һәм ул эш алдагысыннан яхшырак булачагына. "Нинди генә вакыйга булса да, бар да яхшыга", - дип юрарга кирәк. "Планлаштырылмаган ял"ның үз плюсларын күрсәт: нихаять ял итә аласың, дусларың, туганнар белән аралашып, хәл - әхвал белешергә мөмкинлек туды, дигән. "Кул җитмәгән, вакыт җитмәгән" эшләрне дә үтәп чыгу өчен менә дигән мөмкинлек. Җайлап кына аның һөнәрилеген арттырырдай курсларга укырга барырга тәкъдим итә аласың.

• Дус кызыгызның гаиләсе таркалдымы?

Дустыңның ире сөяркә тапкан, ул хыянәтне кичерә алмаганмы? Гаиләсе таркалган мизгелләр. Аның хис кичерешләрен аңлыйсың, әмма ничек юатырга белмисеңме?

Йөрәккә сары май, яки кирәк чакта әйтелергә тиешле сүзләр

Бу ярдәм итми…

Дустыңның ире аның кисеп аткан тырнагына да тормаганын, ә аерылышкач тормышы көйләнәчәген белсәң дә, үз фикереңне кычкырып әйтергә ашыкма! Әле кайчан гына иң якын кешесе булган ире хакында синең ямьсез сүзләреңне ишетү аңа күңелле булмаячак.

Үзегезне ничек тотарга?

Бу вакыйгада гаеплене, гаепсезне эзләмә! Бары тик алар гаиләсендә килеп чыккан күңелсезлек өчен борчылуыңны әйт. Дустыңнан: берәр кичәгә, кибеткә, кинога чакырып, азрак ял иттерү кирәкмиме? - дип сора. Бәлки аның, ялгыз калып, уйларын тәртипкә саласы киләдер.

Йөрәккә сары май, яки кирәк чакта әйтелергә тиешле сүзләр

• Хезмәттәшегезнең йорт хайваны үлдеме?

Ул эшендә үз - үзенә урын таба алмый. Песие үлгәнгә бик кайгырамы?

Бу ярдәм итми…

Бер үк аның кайгысыннан: "тапкансың икән кайгырыр нәрсә? Тагын бер песи алырсың? Телисеңме, мин үзем сиңа шәп песи бүләк итәм?" - дип көлә күрмә! Әйе, ул якын кешесен югалтмаган, әмма песи аның өчен иң якын җан иясе булгандыр. Аңа башка песи алырга тәкъдим итмә: ул үзенең киләчәге өчен кайгырмый, җанына якын җан иясен югалтудан үз - үзенә урын тапмыйдыр.

Йөрәккә сары май, яки кирәк чакта әйтелергә тиешле сүзләр

Үзегезне ничек тотарга?

Әгәр ул хезмәттәшең белән якын дус икәнсең, аның янәшәсенә килеп, иңнәренә кулың куеп, "сиңа ничек ярдәм итә алам?" - дип сора. Әгәр алай ук дуслашып, аралашмыйсың икән: "Кызганыч. Сезнең югалтуны мин аңлыйм. Йорт хайваннары безнең йөрәк дустыбызга әверелә. Кайгыгызны уртаклашам",- дия аласың. Әгәр хезмәттәшең бу теманы кузгалтырга теләмәсә, аңа ачуланма. Иң мөһиме - ул синең аны аңларга теләвеңне белеп торсын.

Йөрәккә сары май, яки кирәк чакта әйтелергә тиешле сүзләр

Көчсезне жәллиләр

Кайгы уртаклашу һәм жәлләү арасында күренмәс чик бар. Якын кешеңә авыр вакытта терәк - таяныч булу - мөһим һәм бәяләп бетергесез. Әмма кайвакытта без югалып калабыз. Чын күңелдән яхшылык теләгән дустыбызны юатырга сүзләр таба алмыйбыз. Аның: "мине жәлләргә кирәкми!" - дигән сүзләрен ишетүдән куркабыз.

Жәлләү белән дустыгызга ярдәм итәргә теләү арасында нинди аерма бар соң? Гадәттә, без карт -корыга, балаларга һәм авыруларга жәлләп карыйбыз. Ягъни, бездән көчсезрәк һәм ярдәмгә мохтаҗракларга. Кемнедер жәлләп, без үзебезне ул кешедән бер баш өстен куйган кебек булабыз. Ә кайгы уртаклашканда, без кешене алай кимсетмибез, үзебезне бер баш өстен дә хис итмибез. Бу хис кешене түбәнсетми, киресенчә, кайгылы көннәрендә янәшәдә булсагыз, ул дустыгыз, бәлагә тарыганда, ялгыз булмавын, һәрчак ярдәм кулы сузардай дусты барлыгын белеп торачак.

Кешенең кайгысын уртаклашып, авыр минутларында терәк - таяныч булырга теләсәгез, аңа мескенгә, бәхетсезгә караган кебек карамагыз. Аны корбан итеп күрмәгез. Ул үз проблемаларын хәл итәрдәй көчле, олы кеше.

Йөрәккә сары май, яки кирәк чакта әйтелергә тиешле сүзләр

Үз өем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев