Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ЮТАЗЫДА ИКЕ ЕГЕТ ВӘХШИЛӘРЧӘ ПЕНСИОНЕРЛАРНЫ КЫЙНАГАН: 94 ЯШЬЛЕК ӘБИ ВАФАТ, 93 ЯШЬЛЕК БАБАЙ ХАСТАХАНӘДӘ

17 нче октябрь көнне иртән, Ютазы районы Подгорный бистәсендә коточкыч җинаять була. Бик олы яшьтәге карт белән карчыкны кыйныйлар. 94 яшьлек әбекәй баш мие җәрәхәтләреннән җан бирә. Вәхшиләрчә кыйналган 93 яшьлек ире исән кала, әмма бик авыр хәлдә хастаханәгә эләгә. 25 һәм 24 яшьлек ике егет пенсионерларга һөҗүмдә шикләнелә. Ир-атлар...

17 нче октябрь көнне иртән, Ютазы районы Подгорный бистәсендә коточкыч җинаять була. Бик олы яшьтәге карт белән карчыкны кыйныйлар. 94 яшьлек әбекәй баш мие җәрәхәтләреннән җан бирә. Вәхшиләрчә кыйналган 93 яшьлек ире исән кала, әмма бик авыр хәлдә хастаханәгә эләгә. 25 һәм 24 яшьлек ике егет пенсионерларга һөҗүмдә шикләнелә.

Ир-атлар бергә эчеп исергәч, өлкән күршеләреннән әче бал (медовуха) урларга җыенган, күрәсең. Тикшерүчеләр шулай фаразлый. Веранда тәрәзәсен ватып, юлбасарлар йортка керә. Үтерәбез дип куркытып, картлардан исерткеч сорыйлар. Бабай 60 мең сумын кайда саклаганын әйтеп бирергә мәҗбүр була. Акчаны алып, җинаятьчеләр картларны металл арматура кисәкләре белән кыйнап кача.

Кулга алгач, җинаятьчеләрнең берсе наркотик кулланып исергәне ачыклана. Өендә наркотик матдәләр дә табып алына.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгаткан. Якын арада ир-атларны сак астына ябу мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип хәбәр итә Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев