Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Үз эшенең остасы Гөлчәчәк Наил кызы: "Унсигез ел мәктәптә эшләвем хезмәтемне яратуым белән бәйледер"

Гинатуллина Гөлчәчәк Наил кызы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә озак еллар дәвамында педагог-оештыручы булып эшли. Мәктәп, район, республика күләмендә нинди генә чара булмасын, Югары Кибәхуҗа мәктәбе укучылары Гөлчәчәк апалары белән бергә үзәктә кайнаша. Балаларның һәр фикеренә колак салып, күңеленә үтеп керә алырлык мөгаллим булганда гына, ниндидер уңышларга ирешеп була. Гөлчәчәк Наил...

Гинатуллина Гөлчәчәк Наил кызы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә озак еллар дәвамында педагог-оештыручы булып эшли. Мәктәп, район, республика күләмендә нинди генә чара булмасын, Югары Кибәхуҗа мәктәбе укучылары Гөлчәчәк апалары белән бергә үзәктә кайнаша. Балаларның һәр фикеренә колак салып, күңеленә үтеп керә алырлык мөгаллим булганда гына, ниндидер уңышларга ирешеп була. Гөлчәчәк Наил кызы нәкъ шундый мөгаллимнәрнең берсе. Узган уку елында республика күләмендә узган "Ел остазы - 2016" бәйгесендә җиңү яулап, Гөлчәчәк үз эшенең остасы икәнен тагын бер кат танытты. Алай гына да түгел, мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелүче грантка да ия булды. Педагог-оештыручы булып эшләү читтән караганда гына җиңел тоела, осталык, алдан күрә белү сәләте мөһим роль уйный. "Унсигез ел мәктәптә эшләвем хезмәтемне яратуым белән бәйледер. Күңел төшкән чаклар да булгалый, иртән мәктәп бусагасын атлап керүгә, укучыларымны күрүгә, бөтен мәшәкать тә онытыла",- ди ул. Саный китсәң, районыбыз мәктәпләрендә Гөлчәчәк Наил кызы кебек онытылып, "янып" эшләүче мөгаллимнәр бик күп. Һөнәри бәйрәмнәрегез белән сезне, кадерле укытучылар!

Алсу Җиһаншина, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең тарих укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев