Теләче Информ

«Заманы шул иде бит, Раббым»

Бер мәҗлестә шактый олы яшьтәге бер мөслимә апа сорау бирде: «Хәзрәт, сорарга кыен тема булса да сорыйм инде, менә шундыйрак эчтәлектәге хәдис укыдым: «Ахырзаман алдыннан ирләр хатыннар белән урамда якынлык кыла башларлар». Ышанасы килми, ничек итеп кешеләр шундый адымга барырлар икән?» Әйе, чыннан да сорау катлаулы һәм бер сүз белән...

Бер мәҗлестә шактый олы яшьтәге бер мөслимә апа сорау бирде: «Хәзрәт, сорарга кыен тема булса да сорыйм инде, менә шундыйрак эчтәлектәге хәдис укыдым: «Ахырзаман алдыннан ирләр хатыннар белән урамда якынлык кыла башларлар». Ышанасы килми, ничек итеп кешеләр шундый адымга барырлар икән?»

Әйе, чыннан да сорау катлаулы һәм бер сүз белән генә җавап бирерлек түгел. Мин инде мөмкин кадәр яхшылап аңлатырга тырыштым. Сорау бирелгән икән, бөтен белгәнеңне туплап, җавап бирергә кирәк. Чыннан да мондый хәдис бар. Бу хәдис Әбу Хөрәйрәдән хәбәр ителә, Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Җаным Кем кулында булса, Аның белән ант итәм, ир кеше хатын-кызны юл өстендә җиргә яткыра башламый торып, бу өммәт юкка чыкмый, шул вакыттагы иң яхшы кешеләр әйтерләр: «Әнә теге дивар артына керсәгез, яхшырак булган булыр иде!» - дип».

Чыннан да, Аллаһы Тәгалә, хайваннардан аермалы буларак, кешеләргә биргән акыл белән уйлап карасак, мондый хәлнең булырына һич ышанасы килми, чөнки бу гамәл хайваннардан берничек тә аерылмый. Әмма инде, әгәр үзебезнең милләтнең бары 50-60 ел гына элек булган тормышын бүгенгесе белән чагыштырып карасак, әллә ни гаҗәпләнерлек урын да калмый кебек. Әле без үскәндә дә хатын-кызлар авылларда озын итәкле күлмәк киеп, башларына яулык бәйләп йөри иделәр. Инде мәктәптә укыганда кызлар өчен махсус мәктәп формасы булдырып, кызларның итәкләрен акыртын гына кыскарта башлаган иделәр. Ә инде шәһәрдән берәрсе чалбар киеп кайтса, аңа маймылга караган кебек карап: «Әй оятсыз нәмәрсә», - дип әйтеп кала иделәр. Инде кызларыбызның итәкләрен соңгы чиккә чаклы кыскартып бетергәч, аларга сыланып торган джинс чалбарлар кидереп, өске яктан чишендереп куйдылар. Менә шуларның киемнәрен тәнкыйтьли башласаң, иң беренче әле олы апалардан: «Нигә яшьләрнең ничек киенгәненә эчең поша, ошамый икән - карама!» - дигән җавап ишетәсең.

Бүген шәһәр урамнарында һәм ял паркларында йөргән кешеләр ярымшәрә кызларның егетләрнең муеннарына асылынып үбешеп торганнарын күрә торганнардыр. Яисә бер кулына тәмәке, икенче кулына сыра тоткан кызның егет җилкәсенә менеп атланганын. Менә шуларга: «Оятыгызны югалттыгызмы? Сез нәрсә кыланасыз?» - дип әйтүче бармы? Минем шулай утырган яшьләрнең татар икәнлекләрен белеп, әйтеп караганым бар. «Эй абзый, топай отсюда, пока я добрый», - дип, русча гына җавап кайтаралар. Китми торсаң, тотып кыйнарга да күп сорамыйлар.

Яшьләрнең болай бозылуларына кем гаепле соң? Әлбәттә, бу иң беренче чиратта Иблиснең Аллаһыга биргән вәгъдәсен үтәү нәтиҗәсе, әмма Раббыбыз безгә бит: «Иблискә иярмәгез һәм аны тыңламагыз, ул сезнең каты дошманыгыз!» - дип, безне кисәтеп тора. Димәк, ата-аналар балаларын Аллаһы кушканча тәрбияләргә бурычлылар. Әмма… Әмма ни кызганыч, инде хәзер ата-аналар (бабай-әбиләр дә) үзләре тәрбиясезләр шул. Яшьләргә бераз әхлак турында вәгазь сөйли башласаң, әти-әниләре: «Яшьләргә бәйләнмә, заманы шул хәзер», - дип, синең авызыңны томаларга ашыгалар.

Инде хәзер үк, «Табигый нәрсәнең ояты юк» шигаре астында яшәүче нудистлар (анадан тума шәрә йөрүчеләр) диңгез-елга буйларында үзләренең пляжларын булдырып, хайвани тормышларын алып баралар, аларның балалары да үзләре белән бергә шәрә йөри. Бөтен дөньясы шул нудистлар пляжына әйләнмәс, дип әйтеп булмый. Чөнки әшәкелек шул чаклы тиз тамыр җәеп тарала. Әнә бер җенестән булганнарны хәзер күп илләрдә инде ир белән хатын итеп терки башладылар. Шул кабахәтләр хәзер шәһәр урамнарында гей-парадлар уздыралар.

Реклама

Бүген урамда чалбар киеп, яланбаш, иреннәренә кызыл помада сылаган (сөрткән түгел) 60-80 яшьлек татар әбиләрен күреп, йөрәк әрни, җан сыкрый. Кызганычка, хәтта Коръән мәҗлесләренә шулай килүчеләр дә очрый, килгәч, сумкаларыннан бөгәрләнгән яулыкларын чыгарып бәйләгән булалар.

Инде мәҗлестә бирелгән сорауга әйләнеп кайтсак, үзебезнең бүген нинди хәлдә яшәвебездән чыгып, хәдистә әйтелгән сүзләрнең чынга ашасын күп көтәргә калмаганын аңларга була. «Яшьләргә бәйләнмә, заманы шул хәзер», - дип әйтүче «акыллы» ата-аналар бу көнне бик тиз якынайтырлар һәм урамда якынлык кылып ятучылар пәйда булгач та шулай әйтүче ата-аналар җитәрлек булачак.

Әмма үзләрен мөселман итеп санаган һәрбер милләттәшемә әйтәсем килә, Аллаһы каршына баргач: «Заманы шул иде бит, Раббым», - дип котыла алмаячакбыз, сорау алу каты булачак. Аллаһ Тәгалә безне Үзенең җәннәтенә чакырып, Ул кушканча яшәргә боера. Иблиснең матур сүзләренә ышанмаска һәм аңа иярмәскә куша.

Аллаһы кушканча яшәргә тырышыйк әле мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Безнең гәҗит

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: