Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Үзара салым акчасына – күпер …

Теләче авылы көннән-көн матурлана, төзекләнә бара. Теләче урамнарында язгы, көзге пычракларда резин итекләр киеп йөрү дә күптән онытылды. «Кичләрен урамнарда ут янмый, караңгы», - дип зарланучы кешене дә очратмассың. Район үзәге көн саен үсештә. Халыктан җыелган үзара салым акчасы да җирлекне төзекләндерүдә этәргеч ясамый калмады. Бүген Теләче җирлегендә 4 мең...

Теләче авылы көннән-көн матурлана, төзекләнә бара. Теләче урамнарында язгы, көзге пычракларда резин итекләр киеп йөрү дә күптән онытылды. «Кичләрен урамнарда ут янмый, караңгы», - дип зарланучы кешене дә очратмассың. Район үзәге көн саен үсештә. Халыктан җыелган үзара салым акчасы да җирлекне төзекләндерүдә этәргеч ясамый калмады.

Бүген Теләче җирлегендә 4 мең 71 кеше яши. 2014 елда кеше башыннан 250 сум үзара салым акчасы җыйналган. Халыктан җыелган барлык акча 418 мең 500 сумны тәшкил итә. Дәүләт ярдәмен дә кушсаң бу сумма 1 миллион 674 мең сумга җитә. Узган ел 1 миллион сум акчага Тюлячка елгасының ярлары ныгытылган, брусчатка җәелгән. Акча, гомумән, ял итү өчен утыргычлар куюга, койма тотуга, тирә- якны матурлауга тотылган. Теләченең Кооперативная, Бөек Җиңүнең 55 еллыгы, Энергетиклар һәм Муса Җәлил урамнарында 600 метрга якын су торбасы яңартылган. Бу эшкә 600 мең сумга якын акча сарыф ителгән. «Татарстан» урамында урнашкан су башнясы тимер койма белән әйләндереп алынган. Сүз уңаеннан шунысын да әйтү кирәк, Ачы авылында да су башнясы төзекләндерелгән. Хәзер су басымы автомат ярдәмендә көйләнә. Әлеге эшне башкарып чыгу өчен 100 мең сум чыгым тотылган. «Екатериновка авылына керә торган күпер дә ремонт сорый иде. Үзара салым акчасы биредә дә максатчан файдаланылды. Күпер өстенә вак таш түшәлеп ныгытылды. Авылдагы су башнясы да буялды. Әлеге авыл өчен тотылган чыгымнар 45 мең сумга җитә», - дип әйтеп узды Теләче җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин.
2015 елда халыктан 1 июльгә 469 мең 750 сум акча җыйналды. Республика бюджетыннан 1 миллион 879 мең сум акча субсидия формасында күчте.
Быелгы үзара салым акчасына Ачы авылында зират мәйданы зурайтылган, коймасы тимер сеткадан тотылган. Мәңгелек йорт корыган агачлардан чистартылган. Авыл халкы бердәм рәвештә, өмә ясап изге эштә катнашкан. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен 100 мең сум акча тотыла. Ә Екатериновка авылында быелгы үзара салым акчасына су башнясын койма белән әйләндереп алу күздә тотыла.
Күп эшләр Теләче авылының үзендә башкарылды. Киров урамындагы күпер агачтан эшләнгәнлектән, ел саен ремонт сорады. Үзара салым акчасына, ниһаять, бу күпер ремонтланды. Күпер ремонтлау өчен 750 мең сум акча бүленә. Конкурс нигезендә, күпер ремонтын «Услуги ремонта» дигән оешма отып чыга, алда әйтелгән сумма 742 мең 500 сумга кала. Ремонт вакытында күпернең җәяүлеләр йөрү өчен ясалган өлеше киңәйтелә. Күпер өстендәге такта урынына, бетон катырылып, асфальт түшәлә. Култыксалары үзгәртелә. Җәяүлеләргә машина узганда пычрак чәчрәмәсен өчен, махсус җайланма куела. Ике атнага сузылган ремонттан соң, күпер аша җәяүлеләргә дә, машиналарга да йөрергә мөмкинлек туды. Әйләнгечтән юл яхшы дисәләр дә, турыдан йөрү һәрберебезгә уңайлы.
Теләченең Яшьләр урамында су башнясы тузганлыктан, бу көннәрдә анда яңа су башнясы урнаштырыла. Конкурс нигезендә әлеге су башнясын да Казанның «Услуги ремонта» оешмасы ремонтларга алына. Бу эшне башкарып чыгар өчен 740 мең 902 сум акча тотылачак. Алга таба теләчелеләрнең суын яратып эчә торган Комаровка авылы чишмәсен дә матурлау күздә тотыла», - диде Теләче авыл җирлеге башлыгы.
Теләче халкын быел тагын бер яңалык көтә. Полевая урамында урнашкан балалар мәйданчыгы янына көздән агачлар утыртылды, ком кайтартылды. Бүген таган, карусель, шугыч ише, гомумән, 14 төрле балалар уйнау өчен җиһазларга заказ бирелгән. Озакламый бу җиһазлар кайтып җитәчәк дип ышандыралар Теләче авыл җирлегендә. Әлеге мәйданчыкны төзеп бетерү өчен 475 мең сум акча каралган.
Быел да Теләче авылында яшәүчеләр 250 сум исәбеннән үзара салым акчасы түләде. «Ил төкерсә, күл була» дигән кебек һәр кеше тапшыргач, байтак сумма җыйналды. Бу акчаларның авыл халкы тормышын яхшыртуга тотылганына инде үзебез дә инандык.
Эльмира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар