Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Желатин турында нәрсә беләсез?

Ризык әзерләгәндә, кайвакыт желатин да кулланырга туры килә. Желатинга су кушуның ние бар? Бер караганда, аннан да ансат нәрсә юк. Аны салкын суга салып эретәсең дә, кирәк күләмдә тагын су өстәп, җылытырга куясың. Әмма шул ук вакытта аның күпләребез белеп бетермәгән серләре дә бар. 1. Пропорцияләрен сакларга кирәк. 20 грамм...

Ризык әзерләгәндә, кайвакыт желатин да кулланырга туры килә. Желатинга су кушуның ние бар? Бер караганда, аннан да ансат нәрсә юк. Аны салкын суга салып эретәсең дә, кирәк күләмдә тагын су өстәп, җылытырга куясың. Әмма шул ук вакытта аның күпләребез белеп бетермәгән серләре дә бар.

1. Пропорцияләрен сакларга кирәк. 20 грамм желатинга бер литр су салсаң, дерелдәп тора торган желе килеп чыга. 40-60 грамм желатинга 1 литр су салсаң, пычак белән кисә торган желе барлыкка килә.
2. Желатинны кайнатырга кирәкми. Югыйсә ул куермый.
3. Желатинны суыткычның катыру камерасына куймагыз, кристаллашырга мөмкин.
4. Желатинның саклану вакытына игътибар итегез, вакыты чыкканы бөтен ризыгыгызны бозарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев