Теләче Информ

Жәлләп түгел, яратып чыктым (ЯЗМЫШ)

- Очрашып йөри башлагач ук, үзенә әйттем, ди Гүзәлия, - мин сине жәлләмим, өйләнешә калсак, таләпләрем дә сау-сәламәт ир-атка кебек булачак, дидем. - Ранил, үзең дә бит мине жәлләгән кешегә түгел, үзенә тиң күрә торган кешегә өйләнәсе иде дигән идең. Теләгең кабул булган икән бит, - дим. ...Газета укучыларыбыз бәлки...

- Очрашып йөри башлагач ук, үзенә әйттем, ди Гүзәлия, - мин сине жәлләмим, өйләнешә калсак, таләпләрем дә сау-сәламәт ир-атка кебек булачак, дидем.
- Ранил, үзең дә бит мине жәлләгән кешегә түгел, үзенә тиң күрә торган кешегә өйләнәсе иде дигән идең. Теләгең кабул булган икән бит, - дим.

...Газета укучыларыбыз бәлки хәтерли дә торгандыр, моннан берничә ел элек без Балтач районы егете, бер-бер артлы кабатланган инсультлар нәтиҗәсендә инвалид калган, сукырайган, әм­ма, бирешмичә, тормышта бик күп уңышларга ирешкән Ранил Гыйльванов турында язган идек. Аңа ул чакта бер психолог: "Син бик бәхетле", - дигән була. Ә ул гаҗәпләнә. "Күзләрем күр­ми, кулым эш­ләми, аягым аксый... Ничек инде бә­хетле булыйм?!" - дип аптырый. Бары еллар үткәч кенә, шул психолог әйткән­чә, тормышындагы ха­таларны тө­зә­теп, бө­тенләй баш­кача яшәргә өй­рәнгәч кенә аң­лый ул аны. Бер­нәрсәдән зарланмый, үзен инвалид санамый, кимсенми, үз ишләре, сау-сәла­мәт кеше­ләр белән күп аралаша башлагач кына аңлый.

- Без, адәм балалары, шун­дый бит: кечкенә генә авырлык килсә дә, дөнья бет­кәндәй кыланабыз. Мәк­тәпне көмеш медальгә тә­мам­лап, шул елны авыл ху­җалыгы институтына укыр­га керә алмагач, мин дә моны бик авыр кичердем, бик зур сынау итеп кабул иттем... Чүп кенә булган лабаса. Ар­миядән кайткач, КАИга укыр­га кердем. 1999 елның 1 июлендә диплом якладым, - дип искә ала Ранил ул елларны.

Ә 6 июльдә практикадан кайткан беренче көнне егет­кә беренче инсульт була. Өч тәүлек аңсыз ятса да, сул ягы параличланса да, ул чакта әле күзләренә зыян килми. Шул ук елның 1 ноябрендә кабат инсульт кичерә. Бу юлы инде 35 көн комада була. Тереләсенә беркем ышан­мый, реанимация бүлмәсенә мулла чакырып, ясин чыгалар. Ә Ранил... үзенә 24 яшь тулган көнне күзләрен ача. Тик бу юлы инде алар көн яктысыннан мәхрүм калган була. Әти-әнисе Таһир һәм Рузилә, энесе Шамил генә бирешергә теләми. Район үзәгеннән башка беркая чыгып йөргәне булмаган Таһир абый, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына барып, Мәс­кәүдәге данлыклы Бурденко институтына юллама алуга ирешә. 2000 елның гыйнварында аны носилка белән Мәскәүгә алып ки­тәләр, авыл фельдшеры Ми­ләүшә Камалиева, бар эшен ташлап, шунда кадәр озата бара... Ун көннән баш миенең эченә үк кереп, йокы арте­риясенә ясалган операция уңышлы чыга. Әле бит егерме көннән туган авылына кайтуы - терелеп бетү дигән сүз түгел. Аны аякка бастыру бик озак, акрынлык белән генә бара. Әмма күмәк тырышлык бушка китми: Ра­нилнең уң ягы тулысынча элекке хәленә кайта, "коляскага утырмыйм" ди­гән егет, таяк белән булса да, аякка баса, бераздан анысын да ташлый.

Инде өйдәгеләр яңа көрәшкә керешә. Беркем дә тәвәккәлләп алынмаса да, алар ул­ларының сукыраюы белән килешергә теләми. Бәхетләренә, язмыш аларны Майя Кәримовна Акмаева исемле табибә, медицина фәннәре докторы белән очраштыра. "2008 елга кадәр аның кул астында РКБның күз авырулары бү­легендә елга икешәр мәр­тәбә дәваландым. Хәзер ул анда эшләми инде, әмма мине ташламады, әле дә дә­валарны шуннан алам, - ди Ранил. - Нәтиҗәсе күз алдыгызда: мин бүген кеше яр­дәменнән башка да йөри алам, ике күзем белән дә көн яктысын шәйлим, уңы белән, шәүлә итеп кенә булса да, күрәм".

Юк, моның белән генә дә тукталмый егет: аның эшлисе, кирәкле кеше буласы килә. Авылда беренче дип­ломы белән нишләсен инде, икенче югары белем алырга туры килә. Дистанцион укып, 2011 елда юрист белгечлеге ала. Әле аңа кадәр Казанда айлар буе яшәп, сукырлар җәмгыяте каршындагы китапханәдә укырга, язарга, компьютерда эшләр­гә өйрәнә.

Реклама

- Боларның барысы өчен мин анда эшләүче Эдуард исемле егеткә бик рәхмәтле. Укырга өйрәтеп кенә калмады ул мине, шәхси үрнәге белән үзгә­рер­гә бик нык ярдәм итте. Әле дә гел элемтәдә торабыз. Мин сукыр дип тормый, бу егет бүген дүрт җирдә эшли, шулкадәр актив, шул­кадәр көчле... Инвалид дип әйтеп, жәлләп буламы аны?! Мин дә үземне жәлләү­че­ләрне яратмыйм, - ди Ранил.

Дипломың бар дип кенә ул елларда Ранилне беркем дә эшкә алырга атлыгып тормый. Ул чактагы район башлыгы Марат Зариповка керә. "Эшли алырсыңмы?" - дип сорый башлык. "Эшлим, эшем булса, өйләнәм дә әле мин", - ди Ранил. Аның өчен махсус Чепья авыл җирлеге каршында юридик консультация оештыралар. Акрынлап үзенең клиентлары барлыкка килә... Язмам герое Ранил белән шул елларда танышкан идем.

Бик тә аралашучан Ранил үзен онытырга ирек бирми, бер генә бәйрәм белән дә котламый калмый, хәл белешеп кенә дә еш шалтырата. Матур яңалыклары белән дә сөенеп уртаклаша. 2015 елның көзе иде. "Гөлсинә апа, без әти-әни белән кыз сорарга барабыз, теләктә тор, яме", - дип шалтыратты ул. Инде 5 декабрь көнне туган көне белән котлыйм дисәм, "Бүген безнең туй", - дип сөендерде...

Үткәндәге сабырлыгы, үҗәтлеге өчен язмыш Ра­нилгә бик зур бүләк хәзер­ләгән булып чыкты. Үзе­безнең районның Иске Пукшинер авылы чибәре Гүзә­лия белән кавыша алар. "Гүзәлиянең беренче никахтан туган кызлары бар бит, Алия белән Гөлия мине ничек кабул итәрләр дип бик кайгырган идем, тиз арада бербөтен гаиләгә әйләндек. Мин аларның өчесенә дә бик рәхмәтле, - ди Ранил. - Гү­зә­лия машина йөртә, эшкә илтеп куя, килеп ала, ул булмаганда, кызлар да авырсынмый... Өйләнгәнче үк Балтачтан фатир сатып алган идем бит. Башта ике ай Чепьяга йөреп эшләдем. Аннан бү­генге башлык Рамил Нотфуллинга, хәлемне аң­латып, гариза яздым. Бик тиз уңай хәл итте. Консультация­не Балтачка күчерделәр, "Факел" клубыннан бик матур, заманча бүлмә бир­де­ләр. Клиентларым да күп, без бит тү­ләүсез ярдәм күрсәтәбез, шу­ңа бөтен районнан киләләр...

- Бу егетне бәхетле иткән өчен рәхмәт сезгә, кызлар, - дим, саубуллашканда Гүзә­лия белән Алиягә (Гөлия өйдә түгел иде).
- Ул үзе безне бәхетле итте, - дип ихлас елмая Гү­зәлия. Һәм ярымрусчалатып өсти: - Мин аның белән замужем һәм за мужем, үземне ныклы стена артында итеп сизәм.
Унсигез елга якын ут­ларда-суларда чарланган Ра­нил бит ул!

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: