Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Зилә Рафаэль кызы һәм аның укучылары баскан җирдән ут чыгара!

Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаэль кызы хезмәт юлын 2007 елда башлый. Күп тә үтми, Зилә беренче иҗат җимеше булган "Сюрприз" төркеме туплый һәм әлеге коллектив белән зур уңышларга ирешә. Алар "Йолдызлык", "Бәхет йолдызы", "Татарстан.ру", "Идел буе - 2009", "Ватан", "Без талантлар эзлибез", "Без бергә" һәм...

Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаэль кызы хезмәт юлын 2007 елда башлый. Күп тә үтми, Зилә беренче иҗат җимеше булган "Сюрприз" төркеме туплый һәм әлеге коллектив белән зур уңышларга ирешә. Алар "Йолдызлык", "Бәхет йолдызы", "Татарстан.ру", "Идел буе - 2009", "Ватан", "Без талантлар эзлибез", "Без бергә" һәм башка республика һәм регионара конкурс-фестивальләрдә Дипломант һәм Лауреат исеменә лаек була. Әлбәттә, биюне сәхнәгә чыгарганчы, күп кенә кыенлыклар белән дә очрашасың. Зилә Рафаэль кызы заман белән бергә атлый, бер урында туктап калырга яратмый. Нинди генә ярыш нигезләмәсен бирсәң дә, ул аңа һәрвакыт әзер, чөнки аның намус белән хезмәт итеп алган зур тәҗрибәсе һәм теләге бар. Ул районыбызда "Иң яхшы өстәмә белем бирүче педагог - 2016" исемен йөртүче, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының грант иясе, "Яраткан һөнәрем", "Укытучы иҗатыннан укучы иҗатына", "Йөрәгемне балаларга бирәм" республика конкурслары призеры. Зиләнең хыяллары да юк түгел. "Районыбызда ир-егет хореограф булсын иде. Шулай ук заманча җиһазландырылган зур бию заллары булса да, комачауламас иде", - ди ул. Әлеге хыяллары тормышка ашсын иде.

Зөлфия Мәхмүтова, Балалар иҗат үзәге директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X