Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Зина кылган өчен җәза кемгә күбрәк бирелә? (cорау-җавап)

Муллалар авызыннан «Зинадан ерак булыгыз, чөнки ул үзе белән алты афәт алып килә: өчесе - бу дөньяда һәм өчесе - ахирәттә», дигән сүз ишеткән бар... Intertat.ru редакциясе почтасына Фагилә исемле ханымнан сорау килде. «... Мин иремнән биш яшькә өлкәнрәк. Шулай да яратышып өйләнештек. 5-6 ел бик тату гомер иттек. Ике...

Муллалар авызыннан «Зинадан ерак булыгыз, чөнки ул үзе белән алты афәт алып килә: өчесе - бу дөньяда һәм өчесе - ахирәттә», дигән сүз ишеткән бар...


Intertat.ru редакциясе почтасына Фагилә исемле ханымнан сорау килде.


«... Мин иремнән биш яшькә өлкәнрәк. Шулай да яратышып өйләнештек. 5-6 ел бик тату гомер иттек. Ике улыбыз бар. Соңгы араларда иремнең читләр белән чуалганын сиздем. Хәер, сиздем генә түгел, үзе дә миңа хыянәт иткәнен яшерми. Ул хатын миннән дә яшьрәктер дип уйлаган идем. Ачыклый торгач, иремнән 10 яшькә олырак булып чыкты. И, ачуым чыкты да, уйламый-нитми генә мин дә хәләлемә хыянәт иттем... Ә менә хәзер бик үкенәм. Аллаһы каршына барасы бар бит...


Казаннан Фагилә.»




Зина кылган кешене нинди җәза көтә? Бу хакта башкаланың Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев әтрафлы итеп җавап бирә:

- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: «Вә алар (ягъни хак мөэминнәр) гаурәт әгъзаларын күрсәтмәсләр һәм зинадан сакланырлар». Ягъни барча фәхеш гамәлләрдән, уйлардан мөэминнәр ерактыр. Коръәндә килгәнчә: «...зина кылу кеби фәхеш эшләрнең ачык эшләнә торганнарына да, яшерен эшләнә торганнарына да якын бармагыз...» Ягъни зур вә кече зинадан ерак булу (үбү, тотыну, карау кебек зиналарга якын килмәү) дигәнне аңлата.

Көннәрдән бер көнне Муса Раббысы Аллаһтан сорады: «Йә Раббым, зина кылучыга нинди җәза булыр?» - дип. Шунда Аллаһ Тәгалә әйтте: «Без Кыямәт көнендә зина кылучыга махсус уттан ясалган күлмәк кидерербез, хәтта шушы күлмәктән зур таулар да тузанга әйләнер иде». Риваятьтән мәгълүм булганча, иблискә бер бозык фәхеш хатын-кыз мең бозык иргә караганда күпкә сөйкемлерәк. Чөнки бер бозык хатын меңнән артык ирне аздырырга мөмкин.

Пәйгамбәребез әйтте: «Әгәр кеше зина кылса, аның иманы аннан чыгар һәм башы өстендә күләгә сыман булыр, ә шушы гамәлен, ягъни зинаны, тәмамлагач иманы кире кайта». Фикерләргә урын күп, галимнәрнең сүзләренә караганда, әгәр дә кеше зина вакытында үлсә, ул имансыз хөкемендә дөньядан киткән булып саналыр вә урыны җәһәннәмдә булыр. Лутыйлык (ике ирнең җенси мөнәсәбәткә керүе) - зинадан да зуррак гөнаһ. Әнәс бин Мәлик риваять итә: «Пәйгамбәр әйтте: «Әгәр берәр ир кеше икенче берәр ир белән зина кылса, җәннәтнең исен дә сизмәс, ә аның исе 500 еллык сәфәр ераклыгында гына сизелер».

Шулай ук бер риваятьтә: «Әгәр берәр хатын шәһвәт илә берәр егетне үпсә, бу хатынны җәһәннәмдә Аллаһ 500 ел газаплар, ә әгәр берәр егет берәр кызны (никахсыз) шәһвәт белән үпсә, ул җитмеш гыйффәтле кыз белән зина кылган кебек булыр, ә кем инде гыйффәтле кыз белән зина кылса, ул җитмеш мең хатын-кыз белән зина кылган кебек гөнаһлы булыр».

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X