Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Зинаны ялган никах аклый

Без - мөселман гаиләсе. Уфада яшибез. Мин - тәрбияче, ирем - инженер. Өйләнешүебезгә 15 ел. Ике кыз үстерәбез. Өйдә барыбыз да намаз укый. Мәчеткә йөрибез. Бер-беребезне яратып яшәсәк тә, былтыр ирем хыянәт итеп тотылды. Ләкин мин тавыш чыгармадым. Ул да мине яратуын, минсез яши алмавын, Оля янына күченмәячәген тәкрарлады. Ләкин...

Без - мөселман гаиләсе. Уфада яшибез. Мин - тәрбияче, ирем - инженер. Өйләнешүебезгә 15 ел. Ике кыз үстерәбез. Өйдә барыбыз да намаз укый. Мәчеткә йөрибез. Бер-беребезне яратып яшәсәк тә, былтыр ирем хыянәт итеп тотылды.

Ләкин мин тавыш чыгармадым. Ул да мине яратуын, минсез яши алмавын, Оля янына күченмәячәген тәкрарлады.

Ләкин ике ирдән аерылган, ике балалы 40 яшьлек сөяркә Оля иремә нык сарылды. Хәтта мәчеткә барып Мәрьям исемен куштырып кайтканнар аңа. Ирем гаиләдән китәргә теләмәде, зина кылып йөрүеңне ташла дисәм, Оляны икенче хатын итеп никах укытам дип яный башлады. Мин - сау-сәламәт хатын, әлбәттә, моңа ризалык бирмәдем. Хәтта алар мөрәҗәгать иткән хәзрәткә чылтыратып, хәлне аңлаттым. Иремнең нибары 19 мең акча эшләвен, ике гаиләне тарта алмаячагын әйттем. Оля бездән 100 чакрым ераклыктагы икенче шәһәрдә яши, ул бармак белән чакырса, ирем эшен ташлап шунда китә дә бара, кунып та кайткалый. Эшеннән әллә ничә тапкыр кисәтү дә ясадылар. Ләкин ул: "Тыела алмыйм, аякларым шунда ала да китә", - дип аңлата. Ул Оля яныннан кайткач, мин үземне начар хис итәм, хәлем китә. Догалар укып кына тынычланам. Ярты ел буе тамагыма төер тыгылып, аппетитым югалып, 6 килога ябыктым, кеше төсе калмады. Ә ирем, киресенчә, 5 килога тазарды. Мин ишетергә теләмәсәм дә, гел Оля, аның тәне, аның нинди шәп сөяркә булуы турында искә төшереп торды, мактанып, фотоларын күрсәтте.
Яңа ел каникуллары вакытында ирем, эш табып, Казанга китте. Баксаң, ул анда сөяркәсе белән барган икән. Мәчеткә кереп, никах укытып кайтканнар. Шаккаттым. Алар үзләрен яңа исемнәре белән - Сөләйман һәм Мәрьям дип танытканнар. Һәм шул исемгә таныклык алганнар. Хәзер шулай сөяркәсе белән килгән гаиләле ирләргә гаилә хәле, хатынының ризалыгы, гаиләсенең хәбәрдарлыгы турында сорашмыйча гына никах укыйлар микәнни? Никах вакытында мәчеттә ике шаһит тә табылган.
Безнең динебез гаиләдә тугрылык, пакьлек, намус ягында бит. Миңа бу хурлыкка ничек түзәргә? Ирем миннән аерылырга теләми. Хәзер никахлы зиначы аяк терәп үзенекен сөрә, мин дин кануннарыннан чыкмадым ди.
МӘДИНӘ. Уфа

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев