Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Зират чатына карап елыйм"

Без аларга "сугыш чоры балалары" дип исем куштык та оныттык. Дәүләт пенсияләренә сукыр бер тиен дә өсти алмады. Югыйсә, әлеге буын вәкилләре илне торгызып кына калмаган, сугыш аларның кадерле кешеләрен - әтиләрен, абыйларын тартып алган һәм ятим иткән. Сугыштан соң да тиз генә рәхәт күрмәгәннәр. Үзләре күптән әби-бабай булсалар да,...

Без аларга "сугыш чоры балалары" дип исем куштык та оныттык. Дәүләт пенсияләренә сукыр бер тиен дә өсти алмады. Югыйсә, әлеге буын вәкилләре илне торгызып кына калмаган, сугыш аларның кадерле кешеләрен - әтиләрен, абыйларын тартып алган һәм ятим иткән. Сугыштан соң да тиз генә рәхәт күрмәгәннәр. Үзләре күптән әби-бабай булсалар да, әле дә "әти" дип әйтә алмадык дип, үзәкләре өзелә аларның. Әле дә үткәннәре турында сөйләгәндә күз яшьләре коялар.

Актанышка сәфәр чыккач, Аккүз җирле үзидарә рәисе Илфар Сәлихҗановтан: "Үзидарәгә алты авыл керә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бармы?" - дип сорадым. "Бездә андыйлар юк, әмма күп авырлыклар, кайгылар күреп, кадерлеләрен югалтып та тормышка булган ышанычын, мәхәббәтен, күңел көрлеген саклап калган кешеләр бар", - диде ул.

Аның белән Меңнәр авылында яшәүче Нәкыя апа Нургалиеваның ишеген шакыдык. 82 яшьтә булса да, кызлар кебек икән әле Нәкыя апа. Бөтен дөньясы ялт иткән, кош-корт асрый, бәрәңгегә кадәр утырта, хәтере дә искиткеч. Ә әтисен сугыш тартып алмаган аның, Сталин сәясәте башына җиткән.

1949 ел. Актаныш районының Богады авылы. Нәкыягә 13 яшь. Әтисе амбарда каравылчы булып эшләсә дә, балаларны аякка бастыру авырга туры килә. Җитмәсә, әнисе авыру. Сигез бала алып кайткан хатын ул, тик аларның дүртесе генә исән.

Нәкыянең әтисе көне буе амбарда, өйгә ашарга гына кайта. Бер көнне амбар мөдире һәм аның дусты: "Абзый, бар, кайтып тамак ялгап кил", - дип, өенә кайтарып җибәрәләр. Озак та үтми, шул мәгълүм була: теге ике юньсез икмәк урлап тотыла. Аларны шундук кулга алалар, аннары каравылчы артыннан йөгереп киләләр. Янәсе, нишләп ул каравылда түгел? Иң хәтәре: теге ике каракны 12 елга, ә Нәкыя апаның әтисен 15 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Янәсе, нишләп каравылчы икмәкне сакламаган? Бәлки урласыннар дип, махсус кайтып киткәндер? Бәлки икмәкне бүлешергә тиеш булганнардыр?

- Бу вакытта әни авырый иде, - дип искә ала Нәкыя апа. - Әтине Актаныш төрмәсенә алып киттеләр. Аннары судка авылга алып кайттылар. Сеңлемне җитәкләп, әтине каршы алырга бардым. Җәяүләп кайта болар. Сеңлем әтигә ташланды, бара да кочаклый, НКВД хезмәткәре алып ата, бала бит, аңламый, тагын әтинең аякларыннан коча. Тагын алып аталар. Әти бу хәлгә чыдый алмады: "Кызым, сеңлеңне алып кайтып китче", - диде. Авылда зур суд булды, бөтен халык җыелды. Аннан, әтине зират чатына кадәр елый-елый озата бардым. "Әткәй-әткәй" дип барам икән.

Казан төрмәсендә озак утырмый Нәкыянең әтисе. Бер ел дигәндә үлеп китә. Төрмәдәге бер Тәтеш кешесе әтиләренең ничек үлүен, аны җеназалап татар зиратына күмүен хәбәр итә. Нәкыяләр анда бара алмый, әлбәттә. Бик тә авыр кичерәләр бу кайгыны. Болай да авыру әнисе бөтенләй бирешә.

- Минем бабай да Казан төрмәсендә үлде, - дип сүзгә кушыла Илфар Сәлихҗанов. - Авыл советы рәисе булып эшли иде. Колхоз рәисе, амбар мөдире һәм минем бабай бер елны Сөннең теге ягына солы чәчкәннәр. Солы чыкмаганмы, начар тишелгәнме, өчесен дә Казан төрмәсенә утырттылар. Тегеләр яшь булгач кайтты, минем бабай бу бәхетне күрә алмады...

Сталин заманын уйласаң, чәчләр үрә тора. Нәкыяләр әтиләрен югалту кайгысыннан бераз айнырга да өлгерми, барлык мал-туарларын - сыер, сарыкларын алып чыгып китәләр. Янәсе, әтиләре җинаятьче, икмәк урлауда катнашкан! Хәтта мунчаларын сүтеп, бүрәнәләрен алалар. Гаилә тәмам бөлгенлеккә төшә.

Нәкыянең апасы да бар бит әле! Аннан ярдәм көтәләр. Башта ул РТСка китә. Әмма анда озак тоткарланмый, вербовать ителә. Читтә тормыш яхшырак, гаиләгә ярдәм итәрмен дип уйлагандыр инде.

- Апаның китәр вакыты җитте. Юлга ашарга җибәрергә өйдә бер әйбер дә юк. Октябрь ае. Апа белән басуга киттек. Көлтәләр сугылмаган иде. Көлтәләрне удык, өйгә алып кайттык, ярма ташында ярып катырдык. Шулай итеп, апага ризык әзерләдек. Икенче көнне апаны тагын теге зират чатына кадәр озата бардым.
Катырган солысын миңа сындырып бирде дә: "Бар, кайт инде, үскәнем", - диде. Солы катыргысын битемә терәдем дә, елый-елый кайтып киттем. Әле дә Богады зиратына барсам, теге чатка карыйм да: "И-и, юллар-юллар, инде ничә еллар, нигә онытылмыйсың син бер дә", - дип елый-елый такмаклыйм, - ди Нәкыя апа.

Апасы киткәндә авыру әнисе: "Туганнарыңны ташлама, ярдәм ит", - дип бәхиллеген биреп озата. Иреннән соң озак яшәми ул, сигез айдан соң бакыйлыкка күчә. Шулай итеп, 13 яшьтә Нәкыя бөтенләй ятим кала. Ярый әле, 17 яшьлек абыйлары бар! Колхозда эшләп йөри. Абыйларына ничек авыр икәнен аңлый ике кыз бала, кемдә нинди эш бар - шунда торып чабалар. Шул рәвешле, тамакларын туйдыралар. Апасы да булыша алмый. Башта Чиләбедә эшли ул, аннан Пермь якларына китә. Менә шунда гына сеңелләренә бераз ярдәм итә ала. Хәер, бу вакытта гаиләдә хәлләр яхшыра инде, хезмәт көненә икмәк бирә башлыйлар. Абыйсы да, Нәкыя үзе дә байтак кына икмәк ала, тамак¬лары туя, кыскасы.

"Бер фәкыйрьлектән икенчесенә"

24 яшьтә Нәкыя апа Меңнәр авылына кияүгә чыга. Димлиләр аны.

- Борһанны ошаттыгызмы? - дип сорыйм аннан.

- Кияүгә чыгарга кирәк иде бит инде... - ди ул.

Әйтүләренчә, Борһан абый җор телле, кызык кеше булган. Начар яшәми алар. Егет башта читтә йөргән, аны мәҗбүриләп ФЗОга җибәргәннәр, шуннан армиягә киткән. Аннан туган якларына әйләнеп кайткан. Дөресрәге, әнисе "берүзем калдым бит" дип чакырып кайтарган. Бу гаиләнең дә күрмәгәннәре калмаган. 1939 елда янганнар да, болай да фәкыйрь тормышлары тагын да начарайган. Ул да булмый, әтиләре үлеп киткән.

- Килен булып төшкәч: "Бер фәкыйрьлектән икенчесенә килдем", - дип уйлап куйдым, - ди Нәкыя апа. - Бик тә начар яшиләр, ягарга утыннары да, коймалары да юк иде.

Авылдашларыннан чана алып, Борһан белән икесенә ике чана тартып, урманга утынга йөри башлый алар. Яз җиткәч, койма хәстәрен күрергә тотыналар.

- Яз, бөтен җирдән гөрләвекләр ага. Ташу китте. Бер көнне урманнан 12 усак агачы сөйрәп кайттык. Көндез орлык ташыган идем. Кич эчем авырта башлады, авырлы булганмын, авырым төште. Операцияләр кичерергә туры килде. Беренче операция Пучы хастаханәсендә булды, дөрес ясамаганнар, соңыннан тагын ике тапкыр пычак астына кердем. Балабыз булмады, - ди ул.

Нәкыя апа колхозда төрле эшкә йөргән, ире шофер булып эшләгән. Маллар асрап, чын авылча яшә¬гәннәр. Нәкыя апа үзе генә калган инде. Зират чатына кадәр озата барган апасы 83 яшенә җитеп дөнья куйган. Кызлары кайтып йөри икән. Өч елдан соң абыйсы үлгән. Чиләбе өлкәсендә яшәгән сеңелләре дә юк инде. Апасы исә соңыннан Чаллы шәһәренә кайтып төпләнгән.

- Пенсиягез күпме? - дип сорыйм Нәкыя ападан.

- Зарланмыйм, җитә, 12 мең! Нинди чорларда гына эшләмәдек! Колхоз акча бирмәгән вакытлар да булды. Шуңа күрә пенсия дә күп түгел. Әле һаман да яшелчәләр үстерәм, тавык¬лар асрыйм, - ди ул.

1964 елда салган өйдә Нәкыя апа хәзер берүзе гомер кичерә. Ире 21 ел элек вафат булган.

- Ярдәмчеләрем бар. Нәфис Фәррахов дигән авылдашымның әти-әниләре белән дус идек. Ул 10 класста укыганда - әтисе, армиядә хезмәт иткәндә әнисе үлде. Нәфис өйләнеп балалары тугач, аларны караштым. Менә шулар мине ташламады, аралашып яшибез, балалары көн саен хәлемне белә, мин ялгыз түгел, - ди ул.

Соңгы сүз

Әлеге язмага нокта куярга җыенганда Балтачтан 37 яшьлек Гөлгенә Низамова шалтыратты. "Килегез, зинһар! Туганнарым көн күрсәтми! Йортымны тартып алырга йөриләр, әнидән калган бөтен малны бүлеп саттылар", - диде ул. Әнисе турында: "Әни дә юньле кеше түгел иде, балаларын аерды, мин карасам да, акчасын тигез бүлде", - диде. Гөлгенәгә Нәкыя апа язмышын сөйлисем килде. Дөньяда туганлык дигән төшенчәнең барлыгын әйтәсем килде.

Чыннан да, нишләп шулай үзгәрдек соң без? Ихтыяҗларыбыз, тормышка карашыбыз башка. Йөрәкләр дә мүкләнгән. Һаман тавышланабыз, һаман бүлешәбез. Әле әниләре вафатына бер ай вакыт та узмаган, Гөлгенәләр мал-мөлкәт өчен тарткалаша. Ә Нәкыя апа буыны ничектер үзгә. Башка төрле алар... Әнә, ул һаман да зират чатына карап, туганнарын сагына. Күңеле белән шул чатка ничә тапкыр барып кайтадыр? Бәлки авырлыклар адәм баласын сынап, чыныктырып кына калмый, кешелек сыйфатлары да өсти, күңелләрне йомшартадыр?

Нәкыя апа кебекләрнең һәрберсенең үз тарихы, үз бәхет¬сезлеге. Шуларның барысын да туплап, зур бер китап язарга иде. Тормыш китабы. Гөлгенә кебекләр өчен...

АКЧАРЛАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев