Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Үзәк почта бүлекчәсендә эш гөрли

Үзәк почта бүлекчәсе мин барган көнне халык белән кайнап тора иде. Хат ташучылар, халыкка таратыласы газетаны барлап бүлә, кемдер үзенә кирәкле товарны сайлый. Шул арада яшьләр кереп: "Фирая апа, интернет аша заказ биргән идек, товар килдеме икән?" дип кызыксынды. Фирая ханым Шакирова җитез генә килгән посылкаларны да ияләренә табып тапшырды....

Үзәк почта бүлекчәсе мин барган көнне халык белән кайнап тора иде. Хат ташучылар, халыкка таратыласы газетаны барлап бүлә, кемдер үзенә кирәкле товарны сайлый. Шул арада яшьләр кереп: "Фирая апа, интернет аша заказ биргән идек, товар килдеме икән?" дип кызыксынды. Фирая ханым Шакирова җитез генә килгән посылкаларны да ияләренә табып тапшырды. Телефоннан шалтыратучыга да җавап бирергә өлгерде. Өлкән яшьтәгеләр үзләренә кирәк-яракны алып кайтып китте.

Биредәге почта бүлекчәсендә ни генә юк. Энәдән башлап, күгәрчен сөтенә кадәр табарсың дигән халык әйтеме бу очракка туры килә дә инде. Көнкүреш товарлары, продукция, биредә барысы 50гә якын төрдә товар сатыла.

Үзәк почта бүлекчәсе халыкны газета-журналларга яздыруда да алдынгы урынны били. Бирегә көнгә 200 дән артык данә газета-журнал килә. Вәсимә Ситдикова, Илгиз Шиһабетдинов, Илдус Зәйнетдинов һәм Әлфия Дәүләтшиналарның гаиләләре иң күп газета-журнал алдыручылар булып исәпләнә.

Алга, Петровск авылларына газета-журналларны Әнисә Хөснетдинова тарата. Әлеге авылларда өлкән яшьтәгеләр яшәгәнлектән, Әнисә апаны дүрт күзләп көтәләр. Алар соравы буенча ул көн дә Үзәктән авылга товар да алып кайта.

- Күбрәк чәй, конфет, печенье һәм кер юу порошогына сорау зур, - ди Әнисә ханым. Терлекчелек тармагында хезмәт куйган Әнисә Хөснетдинова инде алтынчы елын хат ташучы булып эшли. Әлеге авыр хезмәтендә аңа тормыш иптәше ярдәм итә. Хат ташучыны авылга илтүче юлның начар булуы гына борчый.

Үзәк бистәсенә исә газета-журналларны, өлкәннәргә пенсияне Нурия Гәрәева тарата. Авыл халкы белән уртак тел табып эшләүче Нурия апаны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Почта бүлекчәсенә килгән Роза Шигаева, Рая Куликова, Екатерина Федоровалар: "Безнең Нурия велосипедына утырып нинди зур бистәне бик тиз әйләнеп чыга. Вакытында пенсияне, газета-журналны өйгә китереп җиткерә. Өйдә булмасак, берничә тапкыр килергә дә иренми", - диде апалар бертавыштан. Бүген Нурия Гәрәева җәйге ялда. Аны Лилия Фәррахова алыштырып тора икән.

Үзәк почта бүлекчәсен Фирая Шакирова җитәкли. Алан-Җөри авылында туып үскән кыз, Теләче телеграфында хезмәт юлын башлап җибәрә. Алты елдан соң, эшен төгәл, җиренә җиткереп башкаручы кызны Үзәк бистәсенә почта мөдире итеп күчерәләр. Шуннан бирле Фирая ханым җаваплы, тынгысыз хезмәттә. Минем эш вакытым бетте дип, почта ишегенә йозак элү аның характерына туры килми. Эшен тәмамлап кайтырга чыкканчы кичке алты, җиде дә була. "Иртә өйгә кайтсам, иртәләгәнсең бүген дип әйтәләр, дип көлә. Хезмәтемне бик яратып башкардым, шуңадыр инде аның авырлыгы онытылды. Тормыш иптәшем, кайнанам да минем хезмәтне аңладылар. Алар каршы булса, эшли дә алмаган булыр идем. Эштән кайтышка кайнар ризык белән кайнанам каршы алды. Балаларны үстергәндә нык ярдәм итте". Фирая апа фикеренчә, хәзер документ эше күпкә артса да, эш шартлары җиңеләйгән. Элек Үзәк бүлекчәсенә китерелгән газета-журналларны Фирая апа Шармыш, Шәтке, Олы Нырсы авылларына бүлгән. Аларны ат белән шул авылларга таратканнар. Элек посылкаларны печать сугып ябыштырсалар, хәзер махсус ленталар, печатьләр бар икән.

Хезмәтен яратып башкарган Фирая апа: "Ялларда кулда ачкыч булмагач, нидер җитмәгән кебек. Әлеге һөнәрне сайлаучылар заман белән бергә атларга тиеш. Эшләмәслек хезмәт түгел. Эшне яратсаң, аның авырлыгы онытыла. Сабырлык кирәк. Сүз йөртмәү дә мөһим дип саныйм. Кеше килеп моң-зарын сөйли дә, тынычланып, җиңеләеп кайтып китә. Нинди генә кыен булмасын, хат ташучы, почта мөдире аңлашып эшләү юлын табарга тиеш. Шуңа да бу өлкәне кешеләр белән аралашырга ярата торганнар сайласа яхшы булыр".

Үзәк почта бүлекчәсендә 30 ел хат ташучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Рисәлә Газизованы да очраттык. "Почта тармагына эшкә 1982 елда эшкә килдем. Ул вакытта халык бик күп укыды. "Азат хатын" ("Сөембикә") 120 данә була иде. Газеталар бер сумкага гына сыеп бетмәгәнлектән, ике-өч тапкыр кайтып килдем. Эшемне яратып башкардым. Безнең хезмәттә халык белән уртак тел табып эшләү мөһим. Почта бүлеге мөдире Фирая белән дә сүзгә килми, дус-тату эшләдек",-диде ул, эшләгән елларын искә алып.

Газета-журнал килгән көннәрдә Үзәк почта бүлекчәсе халык белән тула. Үзәклеләр бер-берсе белән аралашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп, үзенә кирәкле товарны сатып алып, яхшы кәеф белән өйләренә таралыша. "Фираяны күрергә булса да, киләбез",- ди үзәклеләр.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев