Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Үзәккә үткән аллергия

Күп ата-аналар: «Балада аллергия», - дип зарлана. Моның белән табиблар да килешә - соңгы елларда аллергиядән интегүче балалар саны бермә-бер арткан. Аллергия - нинди чир ул? Дәвалау ысуллары бармы? Җитди чир Аллергия «яше» елдан-ел яшәрә. Элек бу чир белән 4-5 яшьтән авырый башласалар, хәзер бер яшьлек балалар да аллергиянең соңгы...

Күп ата-аналар: «Балада аллергия», - дип зарлана. Моның белән табиблар да килешә - соңгы елларда аллергиядән интегүче балалар саны бермә-бер арткан. Аллергия - нинди чир ул? Дәвалау ысуллары бармы?

Җитди чир

Аллергия «яше» елдан-ел яшәрә. Элек бу чир белән 4-5 яшьтән авырый башласалар, хәзер бер яшьлек балалар да аллергиянең соңгы стадиясенә җитеп, аларны дәваханәләрдә дәвалыйлар.

Аллергия элек тә булган, ләкин ул чакта чир күп балада җиңел формада узган, шуңа моңа әллә ни әһәмият бирмәгәннәр. Хәзер исә аллергия «усалланды», вакытында чарасын күрмәсәң, балада астматик өянәкләр - тын кысылу, буылу барлыкка килә. Аллергия ни өчен шулай көчәя соң? Табиблар әлегә бу турыда тәгаен әйтә алмый. Фән нигезендә расланган рәсми дәлилләр дә юк. Шулай да экология пычранды, климат начарайды дигән фикерне инкарь итәргә ярамый.

Аллергия үзеннән-үзе бетми, әгәр бала вакытында тиешле дәвалау курсларын узмаса, аның билгеләре көчәя генә. Шуның өчен авыруның беренче билгеләре барлыкка килүгә үк табибкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Төрләре

Аллергия берничә төрле була:

- Аллергик дерматит (бетчәләр чыга, тән ярыла, бозыла башлый). Бу бигрәк тә яшь балаларда күзәтелә. Вакытында дәвалауны сорый. Башта күп төрле анализлар (кан, кулга сызып һ.б.) алына. Аллергиянең нәрсәгә икәнлеген ачыклау мөһим.

- Аллергик ринит (озак вакытка сузылган томау, бала иртәләрен туктаусыз төчкерә, борчыла, борыны кычыта). Бу бигрәк тә яз-җәй көннәрендә күзәтелә. Чәчәкләр ата, тузан чыга. Шулай ук бу чорда конъюнктивитлы ринит та бар-лыкка килә, ягъни аллергия күзгә күчә. Күз кычыта, эренли, кызара. (Ринит белән баланы, гадәттә, сырхауханәгә салмыйлар).

- Бронхиаль астма (йөткерү). Аллергиянең бу формасы бик җитди, катлаулы. Мондый диагноз куелган авырулар яшьтәшләреннән аерылмый. Шулай ук үсәләр, хәрәкәтләнәләр. Ләкин андый балаларга көчле физик күнегүләр рөхсәт ителми. Алар ГТО норма-ларын тапшырмый, профессиональ спорт белән шөгыльләнми. Кыз-ганычка каршы, бронхиаль астма кешене гомер буена озатып бара. Мондый авырулар, хәлләре яхшы булса да, ярты елга бер тапкыр табиб күзәтүен узарга тиеш. Астмадан интегүче балаларның кул астында һәрвакыт махсус инга-ляторлар булсын, дип киңәш итә табиблар. Сулыш алу кыен-лашканда авырулар өчен бу иң яхшы чара.

- Кычыткан бизгәге (кра-пивница) - кан тамырлары шешү. Бу төр сәламәтлек өчен әллә ни куркыныч түгел. Дәвалауга бирешә һәм башка кабатланмаска да мөмкин. Гадәттә, ул вируска каршы ясалган медицина препаратларына була.

Прививка ярыймы?

Аллергиядән интеккән балага һәрвакыт бер табибта гына күзәтелергә киңәш ителә. Табиб өчен дә, бала өчен дә уңайлы бу. Әгәр аерым күрсәтмәләр юк икән, прививка ясатырга ярый. Гадәттә, прививка алдыннан өч көн кала һәм вакцина ясаганнан соң аллергия билгеләрен җиңеләйтә торган дарулар - «Зиртек», «Фенистил», «Супрастин» кулланырга тәкъдим ителә. Аллергия белән интегүче балаларга яз-җәй көннәрендә прививка, операция ясатырга рөх-сәт итми еш кына табиблар. Бу чорда хәтта кайбер балаларга урамга да чыгарга ярамый.

Прививка мәсьәләсе шактый катлаулы, һәр очракны аерым карарга кирәк. Шуңа күрә башта дәвалаучы табиб белән киңәшләшү мөһим.

Нәселдән киләме?

Аллергия ашауга, тәрбиягә карамый. Иң беренче чиратта, бу нәселдән килә торган чир, ягъни ул геннарда була. Күп очракта әти - кыз, әни - малай принцибы буенча күчә.

Гөлара Арсланова

Чыганак: http://omet-rb.ru/sikh-t/899-z-kk-tk-n-allergiya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев