Теләче Информ

«Зөлфия ханым базны казырга керешә, аның төбендә мәет һәм бер пычак табыла»

Абынып егылу өчен күп кирәкми, яңадан аякка басуы гына кыенрак. Гомер юлы сикәлтәләренә сөрлегеп түбән тәгәрәгән һәм тормыш төбеннән бөтенләй күтәрелә алмаган бәндә балалары да күп. Ютазыда туып-үскән татар хатыны шундыйлар рәтеннән. //Безнең гәҗит// ЯЗМЫШ СЫНАУЛАРЫ Тормышы шома гына бармый Зөлфиянең. Урыс егете А.Поташинга кияүгә чыгып, ярыйсы гына яшәп ятканда...

Абынып егылу өчен күп кирәкми, яңадан аякка басуы гына кыенрак. Гомер юлы сикәлтәләренә сөрлегеп түбән тәгәрәгән һәм тормыш төбеннән бөтенләй күтәрелә алмаган бәндә балалары да күп. Ютазыда туып-үскән татар хатыны шундыйлар рәтеннән. //Безнең гәҗит//

ЯЗМЫШ СЫНАУЛАРЫ

Тормышы шома гына бармый Зөлфиянең. Урыс егете А.Поташинга кияүгә чыгып, ярыйсы гына яшәп ятканда ире үлеп китә, аннан соң 14 яшьлек кызын җирләү хәсрәтен кичерергә туры килә. Соңгысы бигрәк тә сындыра ана рухын, акрынлап эчә, кайгысын аракы белән юа башлый һәм чыга алмаслык сазлыкка чума бара.

Җиде-сигез ел Мәскәүдә яши ул, әйтүенә караганда, сәүдә эшләре белән шөгыльләнә. Хәмер дигәнең анда да тамыр җәяргә ирек бирми. 2016нчы ел азагында башкаланы ташлап, Самарадагы өлкән яшьтәге апасы янына кайта. Үзе генә түгел, ярты ел чамасы элек танышып кавышкан 1958нче елгы сөйгән яры Игорь Сидоренко белән бергә пәйда була. Әлбәттә, фатирында ике сәрхуш яши башлау 1952нче елгы Розалия Лукьянованы шатландырмый. Бертуганы хакына түзә, аны туры юлга бастырырга, ягъни эчүеннән туктатырга тырыша ул. Ләкин кышлар узып яз җиткәч, Зөлфия Поташина Ютазыга, әнисеннән калган йортка кайтырга була. Берничә көннән әлеге авылда 58 яшьлек сәрхуш кияү дә күренеп ала. Әмма ул серле рәвештә бик тиз юкка чыга.

И.Сидоренко турында сабан туйлары вакытында Ютазыга кунакка, төгәлрәге, инде 49 яшендәге юньсез сеңлесенең хәлен белергә кайткан Розалия ханым да сорашып карый. Ютазының түбән кешеләре арасында үз кешегә әйләнеп өлгергән, бигрәк тә, 1982нче елгы Иван Крылов дигән сукбай белән якыннан аралашучы сеңелдән аңлаешлы җавап ишетә алмый. Мондагы дусларыннан аеру, күз-колак булу ниятеннән апа кеше Зөлфияне үзе белән Самарага алып китеп карый.

ЭЧКЕЧЕНЕҢ АЕК ДУСТЫ БУЛМЫЙ

Зөлфия дә җирле эчкечеләр арасында кайнаша. Бары тик дусларының үзенә караганда шактый яшь икәне генә күзгә ташлана. Иреннән аерылган, балаларын ташлаган 1982нче елгы Ирина Слащинина - урлаган, алимент түләмәгән өчен хөкемгә дә тартылган исерекбаш. 1974нче елгы Наталья Зиннурова да нәкъ шундый язмышны сайлаган зат. Аерым яшәүче балаларына матди ярдәм күрсәтмәгән өчен узган ел азагында ике айга төбәк-колониядә дә утырып кайта.

Әлеге өч гүзәл җенес вәкиле арасында 1982нче елгы Иван Крылов дигән хөрәсән күзгә ташлана. Паспортында Ютазыдагы яшәү урыны күрсәтелсә дә, күбрәк шушы ялгызак хатыннар янында кунып йөри. Димәк, бергәләп эчү генә түгел, башка төрлерәк «хезмәт»ләр дә күрсәтә аларга.

Узган ел май аенда И.Сидоренко юк булу белән, үзеннән 15 яшькә өлкәнрәк Зөлфия янына ияләшә. Хуҗабикә бергә яшәүләрен әйтмәсә дә, якыннан аралашуларын, егетнең еш кына кунарга калуларын яшерми. Әмма ошбу бәхет озак дәвам итми. Инде әйтелгәнчә, июнь аенда Зөлфия ханым апасы белән Самарага китеп бара. Хатын бертуганы күзәтчелеге астында озак яши алмый. Йөрәк иреккә омтыла, ягъни Ютазыга тарта. Шул рәвешле, сентябрьдә яңадан туган авылына кайтып җитә ул. Аның йортында тагын Иван пәйда була.

Реклама

ХЫЯНӘТЧЕГӘ ҺӨҖҮМ

Зөлфия ханымның әйтүенә караганда, 18нче октябрьдә иртә белән ул акча янчыгының юкка чыгуын белеп ала һәм И.Крыловны угрылыкта гаепләп тавыш кузгата да аны бөтенләй куып ук чыгара. Тол хатыннар арасында шактый абруйга ия Дон Жуан Наталья Зиннурова янына барып керә. Икенче көнне алар парлашып кибеттән кайтып килешли Зөлфия Поташинага юлыга. Инде хәзер көнчелек хисләре дә кабынмый калмый анда.

Кыскасы, берәр сәгатьтән ул гарьләнүенә чыдый алмыйча, хыянәтче белән «разборка»га китә. Иң әүвәл Натальяның «буржуйка» ягып җылытыла торган өенең тәрәзәсен коеп төшерә. Аннан соң ишегалдына чыккан И.Крылов белән «аңлашырга» керешә. Ике исерек «әңгәмә»сен күз алдына китереп була. Ләкин эш моның белән генә бетми, котырынган хатын кереп китәргә дип борылган ир-атның аркасына очлы тимер белән кадый. Соңрак сабы сынык отвертка рәвешендәге «салкын корал»ны оперативниклар кычыткан арасында таба.

Көтелмәгән һөҗүмгә дучар булган Иван өйгә кереп ишекне бикләп куя. Бәхетенә, тимер эчке әгъзаларга зыян китерми. Беренче ярдәмне Наталья күрсәтә аңа. Бу вакытта аны чакырып ишегалдында Зөлфия ханым котырына. Тәмәке тарту да тынычландырмый аны. Ахыр чиктә, үз сүзләре белән әйтсәк, Иванны төтәсләп, ягъни «оясыннан» төтенгә тончыктырып чыгарырга дигән үтә тәвәккәл фикергә килә. Һәм ишеккә кысылып калган капрон пәрдәгә ут элдерә. Ялкын бер мизгел эчендә өйалды эченә кереп китә, түбәгә үрмәли, төтен күтәрелә, чытырдап янган тавышлар чыга…

Исерек булса да артыгын кыланып ташлавын аңлаган Поташина бу тирәдән таю ягын карый. Зиннурова өендәге бар булган суын ялкын ялмап алган болдырга сибә. Хәле начар булу сәбәпле, Крылов әлеге ыгы-зыгыда катнашмый. Шул тирәдә яшәүче үги әтисе янына кереп янгынчыларга хәбәр җибәрттерә.

Ут сүндерүчеләр Ютазының үзендә булганга гаҗәеп тиз килеп җитеп янгынга таралырга ирек куймый. Әмма агач корылмага зарар килми калмый. Соңрак, Н.Зиннуровага килгән матди зыян 16555 сумлык дип табыла. Ул ут төртүченең кем икәнен әйтеп тора, ә И.Крылов сырхауханәдә ятып чыга. Шулай итеп 50 яше тулган көннәрдә З.Поташинага карата җиңел тән җәрәхәтләре ясау һәм ут төртеп чит кеше мөлкәтен юк итү очраклары буенча ике җинаять эше кузгатыла. Ул гаебен танып күрсәтмә бирә. Ләкин бу эшнең башы гына була әле.

БАЗДАГЫ ТАБЫЛДЫК

Тикшерү барышында оператив хезмәткәрләр бик күпкә шомлырак мәгълүматлар алуга ирешә, ягъни алар карамагына, май аенда Игорь Сидоренко тикмәгә генә юкка чыкмаган, дигән хәбәрләр килә. Полициядә кемнән икәнен сер итеп сакласалар да, Мәскәү кешесенең язмышы турында, З.Поташинадан кала, И.Крылов һәм аның ул чактагы сөйгән яры И.Слащинина гына белүе билгеле үзе.

…28нче октябрь иртәсендә полиция Зөлфия ханым бакчасындагы күмелгән базны казырга керешә. Өч сәгать дигәндә аның төбендә нык таркалган, кай җирләре коры сөяккә калган мәет һәм бер пычак табыла. Танырлык булмаса да, мәрхүмнең Игорь Сидоренко икәнлеге мәгълүм була. Чөнки бу хакта өч кеше әйтеп тора. Ләкин үлемгә китергән сәбәпне ачыклау, мәетнең чыннан да Сидоренко икәнен дәлилләү өчен күп кенә экспертизалар үткәрергә, хәтта баш сөякләренә пластик матдә ябыштырып, аның чыраен яңартырга туры килә. Шуннан соң Поташина һәм Крылов мәетне тануларын белдерә. Болар мәсьәләнең формаль ягы гына була. Чөнки ике шаһит һәм җанкыяр Зөлфия барысын да тәфсилләп сөйли. Аларның күрсәтмәләрен башка дәлилләр раслый. Суд-медицина экспертизасы үлемгә күкрәкнең сул ягындагы бердәнбер җәрәхәт сәбәпче булуын белдерә. Шул рәвешле, тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рөстәм Яруллин яз көне булган фаҗигале хәлне бөтен нечкәлекләре белән ачыклый, З.Поташинага аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләү белдерә.

ПЫЧАКЛЫ ОЧРАК

Май башында Мәскәү кияве Ютазыга Зөлфиядән берничә көн соңрак килә. Әлбәттә, «яшьләр» очрашуны шунда ук «юарга» керешә. Хәмерле мәҗлес икенче көнне дә дәвам итә, исерекләр арасында ызгыш чыгу өчен сәбәбе дә табылып тора. Бу кадәресе гаҗәп түгел, чөнки аларның яшәү рәвеше шундый. Әмма ул көндәге җәнҗал, гадәттәгечә, кычкырышу, сугышу белән генә төгәлләнми.

Сидоренкога ачуланып дулап чыгып киткән Зөлфия бер-ике сәгатьтән кайтып керә. Тынычланып, «суынып» кайтмый ул, билгеле. Ул чакта ир кеше яңа танышлары И.Крылов һәм И.Слащинина белән салып утыра. Тиздән ызгыш яңадан куба, явыз хатын исерек ирнең күкрәгенә пычак кадап аяктан ега. Бу хәлне күреп торган кунаклар шунда ук табан ялтырата. Бераздан хуҗабикә дә өеннән чыгып, таң атканчы эчеп утыра. Ютазыда мәгълүм булмаган бу кешене беркем дә эзләмәячәген чамалый ул.

Иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә Крылов белән Слащининаны уятып алып килә ул. Баш төзәткәннән соң Поташина явызлыгының төп дәлиле - мәетне яшерергә була. Авыр гәүдәне җәймәгә салып Иван белән Зөлфия өстери. Базга мәет белән бергә җинаять коралын да ыргытып берникадәр җир ташлап күмәләр. Ул арада Слащинина өйдәге кан тапларын юып-сөртеп чыга. Иван берничә көннән шул тирәдә яшәүче бер танышы белән базны сүтеп, җир белән тигезләп күмеп куя.

Кабер янәшәсендәге йортта тормыш гөрләп дәвам итә. Шушы вакыйгалардан соң Поташина белән Крылов якынаеп китә. Чынлыкта, мәнсез хатынның киләчәге 35 яшьлек шушы эшлексезгә бәйле була. Чөнки ул теләсә нинди вакытта теге мәгълүматны тиешле хезмәтләргә «агызырга» мөмкин бит. Күрәсең, аңламый моны дөнья күргән хатын, юкса, ошбу кешегә һөҗүм итмәс иде. Фаш иткеч мәгълүматлар шул хәлләрдән соң «саркып» чыга бит.

И.Крылов һәм И.Слащининаның явызлык эзләрен яшерүдә катнашуы һәм аеруча авыр җинаять кылынуын белә торып та биш-алты ай буе дәшми йөрүе РФ Җинаять кодексындагы 316нчы маддә кысаларына кертелә. Анда ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралса да алар колониягә озатылмаячак, әлбәттә. Ә менә Зөлфия ханыма хәтәр гамәлләре өчен бик кыйммәт түләргә туры киләчәк. Узган елның соңгы көннәрендә тикшерү органнары һәм прокуратура аның ут төртүе һәм Крыловка ташлануы аңлы рәвештә кеше үтерергә омтылыш ясау дип тапты. Димәк ки, аңа чынлыкта, ике кеше үтерү очрагы буенча җавап тотарга туры киләчәк. Бары тик аларның берсе ахырына кадәр җиткерелмәгән, ягъни Крыловны очлы әйбернең калак сөягенә кадалуы гына коткарган дип исәпләнә.

Юньсез һәм бәхетсез татар хатынының киләчәге бик тә караңгы.

Наил ВАХИТОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: