Казанга барганда чиста, ялтырап торган чит ил машинасына утырып барырга туры килде. Руль артында 55 яшьләрдәге чәчләренә чал кереп баручы ир-ат. "Нәрсә, бер иренмичә, салкыннан курыкмыйча шәһәр белән авыл арасында аңгыраеп йөрисезме?". Әти-әни янына кайту аңгыраю түгел дигәч, ул көлеп куйды: "Балаларым юк, кирәксенмәдек тә". С. абый (билгеле шартлар буенча...
С. абый (билгеле шартлар буенча исеме күрсәтелми) аралашучан булып чыкты. ин аңа юл буе бәхәсләшерлек бер сорау гына бирә алдым: «Балаларыгыз булмауны ник шулкадәр сөенеп, горурланып әйтәсез?».
Абыйның фикерләвен шәхсән мин кабул итә алмадым. Хәзер Сезгә барысын тәфсилләп аңлатырга тырышам.
Сеңлем, беләсеңме, мин күп балалы гаиләдә үстем. Әти-әниемә безне тәрбияләү җиңел булмады. Яланаяк та йөрдек, абыйлардан калганны да кидек. Мин шулвакытта ук үземә: «Байыйм, рәхәт яшим», - дип максат куйдым. Максатыма ирештем дә. Шәһәр читендә зур йортым, яраткан хатыным бар. Икебездә ике чит ил машинасы, нәселле йорт мәчесе һәм эт. Кыйммәтле рестораннарда ашыйбыз, ял итәргә йөрибез, чиста киенәбез.Нигә безгә бала? Хатыным, өйләнешкән чакта бала хакында әйтмәде түгел, тик ул чакта байлык юк иде әле: «Хәерче үрчетәсе юк!»- дидем. Тора-бара бөтенләй бала теләмәвемне әйттем. Ул мине ярата, каршы килмәде. Беләсеңме, бала минем өчен ул нәрсә?
С.абый фикеренчә, бала - ул:
- Сезнең бит авылда әти-әниегез булган, алар баласыз гаиләгезгә нәрсә диделәр?
- Башта гел онык көттеләр. Әмма ахырдан мин гаеп үземдә, хатыным таза-сау дип ялганга бардым. Хатынымны җәлләделәр, аннан хөрмәт итә башладылар.
- Хатыныгызга хыянәт иткәнегез бармы?
- Юк, ул хакта уйламадым да. Башка хатыннар миннән бала табу юлын табар идем, ә мин алдан ук бала кирәкмәвен аңлаучы хатын сайладым.
- Сез инде гомер көзенә кереп барасыз, үзегездән соң нәсел калмавына, тапкан байлыгыгызның җилгә очуына үкенмисезме?
- Сеңлем, сез бик акыллы күренәсез, әти-әнисе үлгәч байлык бүлгән балалар хакында ишеткәнегез бармы? Адәм көлкесе бит! Үкенмим. Безнең нәселнең фамилиясе кала. Ә байлыгымны туганнарыма бүлеп яздырдым. Алар белән мөнәсәбәтләр бик яхшы.
- Авыра калсагыз, сезне кем карар?
- Акчаң булса, караучы табылыр.
Әлеге сүзләрне искә төшергәндә дә каным кайный башлады. Аңлыйм, һәркемнең үз эше. Тик ничек шулкадәр эгоист булырга мөмкин? Балаңның тәүге тавыш бирүе, елап җибәрүе, тәпи китүе, сөйләшә башлавы нинди матур мизгелләр бит! Акчага, ял итүләргә алмаштыру кирәкме икән баланы? Аңламассың бу тормышны…
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз