Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

20 ноябрь Юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне буларак та билгеле. Республикада юл һәлакәтләрен киметү буенча башкарылган эшләр турында

Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә 2005 елның 26 октябреннән башлап, ноябрь аеның өченче якшәмбесе ел саен юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү, башбаштаклыкларга каршы чыгу. Шушы уңайдан, быел да районыбыз...

Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә 2005 елның 26 октябреннән башлап, ноябрь аеның өченче якшәмбесе ел саен юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү, башбаштаклыкларга каршы чыгу.

Шушы уңайдан, быел да районыбыз мәктәпләрендә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә 14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр традицион "Краш-курс" дип исемләнгән акцияләр узды. Әлегедәй очрашу-ларның кирәклеге шунда: юл-транспорт һәлакәтләре аркасында дөньяда көн саен өч мең кеше үлә, 100 меңе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала һәм 50 мең кеше гомерлек инвалид булып кала. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, 2020 елда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны йөрәк-кан тамыры, яман шеш авыруларыннан үлүчеләрдән генә калышачак. Әлегедәй акцияләр юлларда һәлак булган мәрхүмнәрне искә алу, юл һәлакәтләренә җитди мөнәсәбәт тудыру өчен кирәк.

Казандагы акцияләрнең тәүгеләре 2008-2009нче елларда автойөреш сыйфатында узды. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге формат яшьләр тарафыннан киң яклау тапты. 2010 елның 19 ноябрендә Казанның меңъеллыгы мәйданында узган акциягә исә 5 мең кеше килә. Ә "Баскет-холл" спорт комплексында узган чарада 8 меңгә якын студент һәм укучы катнаша. Шулай ук яшьләр арасында "Автосессия" дип исемләнгән конкурс та популяр. Ә "Автостудент" бәйгесендә җиңүчеләргә Кубок, диплом, Мактау тасмасы һәм бүләкләр бирелә.

Мондый чаралар яшьләр арасында юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Чөнки юлларда һәлак булучыларның да шактыен, кызганычка каршы, яшьләр тәшкил итә. 2016 елның 9 аенда республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә 310 кеше һәлак булган, шуның 53е 18-25 яшьтәгеләр. Һәлак булучының һәр алтынчысы 25 яшькәчә булганнар. Аларның күпчелеге һәлакәткә скутер, мопед яки велосипед белән идарә иткәндә юлыккан. Быел республикабыз юлларында мототехника аркасында 56 юл-транспорт фаҗигасы килеп чыккан, аларда 4 кеше үлгән, 65е тән җәрәхәте алган. Велосипед белән бәйле һәлакәтләрдә 8 кеше һәлак булган.

Шулай ук югары тизлектә һәм саклык каешын эләктермичә йөрү дә күп кенә фаҗигаларның сәбәпчесе була. Быел тизлек яратучыларга - 3000000, саклык каешын куярга онытканнарга - 175000 административ беркетмә төзелгән. Караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлар белән йөрү дә гомерне саклап калырга ярдәм итәчәк. Әлбәттә, мондый статистиканы алга таба да дәвам итеп булыр иде. Язылган кадәресеннән дә юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренең ни кадәр актуаль икәнен аңлавы авыр түгел.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X