Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

81 яшьлек машина йөртүче исерек килеш янә руль артына утырган

2016 елның 14 мартында исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәза билгеләнүгә карамастан, пенсионер 2018 елның 6 июлендә алкоголь кулланган килеш руль артында тоткарланган

(Актаныш, 23 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" ). Актаныш районында 81 яшьлек машина йөртүче исерек килеш кабат руль артына утырган, дип яза җирле басма.

Суд ачыклаганча, 2016 елның 14 мартында исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәза билгеләнүгә карамастан, пенсионер 2018 елның 6 июлендә  «Лада-111930» автомобиле белән алкоголь эчемлек кулланган килеш идарә иткәндә тоткарланган.

81 яшьлек ир-ат үз гаебен өлешчә таныган.

Суд аның өлкән яшьтә һәм 2 төркем инвалид булуын исәпкә алып, 2 елга транспорт белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм иткән һәм 90 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткән.

Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.

 

Фото:pixabay.com/ru

Чыганак:http://baltaci.ru/news/yuhidi-h%D3%99b%D3%99r-it%D3%99/81-yashlek-mashina-yrtche-iserek-kilesh-yan-rul-artyna-utyrgan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев