Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Алабуга районында юлга чыккан поши аркасында бала һәм анасы һәлак булган

Һәлакәт кичә кич Алабуга–Гари–Абалач юлының 1 чакрымында булган.

Алабуга районыдагы юлда машина каршына поши йөгереп чыккан. Һәлакәт аркасында 6 яшьлек улы белән хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге ЮХИДИнең әйдәп баручы белгече Алсу Новохатько хәбәр итте.

Үлем очрагы кичә кич белән Алабуга– Гари–Абалач автомобиль юлының беренче чакрымында булган. “Опель” йөртүчесе Алабуга ягыннан хәрәкәт иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул хәрәкәт тизлеген дөрес сайламаган, каршы як полосага чыккан, анда 14нче модельле “Лада” белән бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә “Лада” җиңел машинасының 29 яшьлек пассажиры һәм аның 6 яшьлек улы һәлакәт урынында үлгән. “Лада” йөртүчесе имгәнгән. Аны Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

 

“Чит ил машинасын йөртүче сүзләренчә, ул юлга кинәт йөгереп чыккан поши аркасында каршы як полосага чыккан. ЮХИДИ инспекторлары юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Тикшерү эшләре бара”, - диде Алсу Новохатько.

Фото: отдел пропаганды при ОГИБДД ОМВД по Елабужскому району

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X