Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Алексеевск районында һәлакәт: карлы көннең чираттагы корбаннары

Кичә, 23 март көнне, көндез, 12:28 сәгатьтә, Казан - Оренбург трассасының 94 нче чакрымында (Алексеевск районы биләмәсендә) юл-транспорт һәлакәте булган: ВАЗ-2107 һәм тагылма арбалы МАЗ машиналары бәрелешкән. ЮХИДИ хезмәткәрләренең беренчел фаразлары буенча, "Жигули" белән идарә итүче 81 яшьлек карт, куркынычсыз булуына инанмый торып, икенчел юлдан төп юлга чыга. Ә ул...

Кичә, 23 март көнне, көндез, 12:28 сәгатьтә, Казан - Оренбург трассасының 94 нче чакрымында (Алексеевск районы биләмәсендә) юл-транспорт һәлакәте булган: ВАЗ-2107 һәм тагылма арбалы МАЗ машиналары бәрелешкән.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең беренчел фаразлары буенча, "Жигули" белән идарә итүче 81 яшьлек карт, куркынычсыз булуына инанмый торып, икенчел юлдан төп юлга чыга. Ә ул вакытта төп юлдан килүче йөк машинасы тиз генә туктап өлгерә алмый - җиңел автомобильнең сул ягына килеп бәрелә.

Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүче һәм аның пассажиры - 75 яшьлек хатын-кыз урында ук вафат була. Тагын бер пассажир - 66 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатыла.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев