Теләче Информ

Арча районында Ханты-Мансийск округы машинасы белән булган һәлакәт фотосы пәйда булды

Һәлакәт Казан - Малмыж трассасының 73нче чакрымында Түбән Мәтәскә авылы янында килеп чыкан. Татарстанда Ханты-Мансийск автономлы округы номерлары булган "Шевроле"ның КАМАЗ белән бәрелешкән фотосы пәйда булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. "Татар-информ" һәлакәт Казан - Малмыж трассасының 73нче...

Һәлакәт Казан - Малмыж трассасының 73нче чакрымында Түбән Мәтәскә авылы янында килеп чыкан.

Татарстанда Ханты-Мансийск автономлы округы номерлары булган "Шевроле"ның КАМАЗ белән бәрелешкән фотосы пәйда булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

"Татар-информ" һәлакәт Казан - Малмыж трассасының 73нче чакрымында Түбән Мәтәскә авылы янында килеп чыкан, дип хәбәр иткән иде.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында машина йөртүче 43 яшьлек хатын-кыз кома хәлендә күпсанлы җәрәхәтләр һәм кабыргалары сыну белән хастаханәгә озатылган.

Һәлакәт урынында 107 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре эшли.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

http://tatar-inform.tatar

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: