Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Арча районында һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән(Фото-Видео)

Арча районында ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, юлда "Лада Калина" һәм "Лэнд Ровер" машиналары кара-каршы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте Иске Чүриле авылыннан ерак түгел урында, Казан - Малмыж трассасының 49 нчы чакрымында булган. Һәлакәт аркасында, ике...

Арча районында ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, юлда "Лада Калина" һәм "Лэнд Ровер" машиналары кара-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте Иске Чүриле авылыннан ерак түгел урында, Казан - Малмыж трассасының 49 нчы чакрымында булган.

Һәлакәт аркасында, ике машина йөртүченең дә гомере өзелгән. Алар - "Лада Калина"да 41 яшьлек һәм "Лэнд Ровер"ның 67 яшьлек йөртүчеләр. Моннан тыш "Лада" машинасындагы 16 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган.

Видео: В Арском районе произошло смертельное ДТП

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X