Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Арча районында “ПАЗ” автобусы янган

Арча районында "ПАЗ" автобусы янган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Арча-Сеҗе юлының 22нче километрында Иске Му авылы янында булган әлеге хәл турындагы хәбәр бүген иртән килеп ирешкән. Сеҗе янгын сүндерүчеләре урынга килгәндә, автобусны тулаем 10 квадрат метр мәйданда...

Арча районында "ПАЗ" автобусы янган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Арча-Сеҗе юлының 22нче километрында Иске Му авылы янында булган әлеге хәл турындагы хәбәр бүген иртән килеп ирешкән.

Сеҗе янгын сүндерүчеләре урынга килгәндә, автобусны тулаем 10 квадрат метр мәйданда ут чолгап алган булган. Биш минуттан ут сүндерелгән.

Нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев