Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Арча районындагы һәлакәттә яшь егетнең гомере өзелгән

Арча районындагы юл-транспорт һәлакәте кичә, 26 апрельдә 16:15 сәгатьтә булган. Һәлакәт Казан - Малмыж юлының 76 нчы чакрымында килеп чыккан. Югары тизлектә бара торган "Лада Ларгус" машинасы каршы як юлга чыгып, "Шевроле Авео" һәм "ВАЗ-2131" автомобильләре белән бәрелешә. "Лада Ларгус" машинасы белән 1959 елгы ир-ат идарә иткән. Һәлакәт аркасында аның...

Арча районындагы юл-транспорт һәлакәте кичә, 26 апрельдә 16:15 сәгатьтә булган.

Һәлакәт Казан - Малмыж юлының 76 нчы чакрымында килеп чыккан. Югары тизлектә бара торган "Лада Ларгус" машинасы каршы як юлга чыгып, "Шевроле Авео" һәм "ВАЗ-2131" автомобильләре белән бәрелешә. "Лада Ларгус" машинасы белән 1959 елгы ир-ат идарә иткән. Һәлакәт аркасында аның пассажиры - 1996 елгы егет урында ук җан бирә. "Шевроле Авео" пассажиры булган хатын-кыз белән "Лада Ларгус" йөртүчесе хастаханәгә озатылган.

Сүз уңаеннан, ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, апрельнең 26 көнендә республика юлларында 16 кешенең гомере өзелгән, 304 кеше тән җәрәхәте алган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев