Теләче Информ

Артка чигенгәндә “ГАЗель” таптаган ир-ат үлгән

Казанда артка чигенгәндә “ГАЗель” таптаган ир-ат үлгән, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясе.

Кичә иртән Балык Бистәсеннән килгән 34 яшьлек “ГАЗель” машинасын йөртүче Казанда Светлая урамындагы 24нче йорт каршында, артка чигенгәндә, куркынычсыз булуына инанмыйча, җәяүлене таптаган.

Алган җәрәхәтләрдән җәяүле ир-ат урында ук үлгән.
 

Татар -информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: