Теләче Информ

Ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һаләкәте килеп чыккан

Яр Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һаләкәте килеп чыккан, нәтиҗәдә, 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИның пропаганда бүлеге хәбәр итә. Юл фаҗигасе Халыклар дуслыгы проспектында килеп чыккан. «Ашыгыч ярдәм» Хәсән Туфан проспекты ягыннан Академик Королев урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән....

Яр Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һаләкәте килеп чыккан, нәтиҗәдә, 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИның пропаганда бүлеге хәбәр итә.
Юл фаҗигасе Халыклар дуслыгы проспектында килеп чыккан. «Ашыгыч ярдәм» Хәсән Туфан проспекты ягыннан Академик Королев урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән. Машинаның 22 яшьлек йөртүчесе борылышта кисәк тормазга баскан, шул сәбәпле баласын Кама балалар медицина үзәгенә озата баручы салондагы 28 яшьлек хатын-кыз егылган һәм баш мие җәрәхәте алган. Зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: