Теләче Информ

Теләче районы

Юллар чатында

Ата-ана ничек түзәр?! Өч автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә өч яшьлек кыз бала һәлак

15 декабрь көнне 19 сәгать 30 минутта "Алабуга - Пермь" автотрассасының Удмуртиянең Малопургин районына кергән өлешендә Тойота WISH автомобилен йөртүче идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә ул "Скания" йөк автомобиле белән бәрелешә. Һәлакәт моның белән генә тукталмый - йөк машинасы да, үз чиратында, каршы як полосага чыга һәм...

15 декабрь көнне 19 сәгать 30 минутта "Алабуга - Пермь" автотрассасының Удмуртиянең Малопургин районына кергән өлешендә Тойота WISH автомобилен йөртүче идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә ул "Скания" йөк автомобиле белән бәрелешә. Һәлакәт моның белән генә тукталмый - йөк машинасы да, үз чиратында, каршы як полосага чыга һәм "Рено Сандеро" автомобилен бәрә, дип яза "Вести Камаза".

Юл йөрү фаҗигале тәмамлана - "Рено" автомобилендә автокреслода утырган 3 яшьлек кыз бала һәлак була. Башка пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә әлләни зыян килми.



Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев