Теләче Информ

Һава торышы бозылу сәбәпле, ЮХИДИ ерак юлга чыгудан тыелып торырга чакыра

Һава шартларының бозылуы сәбәпле, бик ашыгыч булмаганда машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте җиткерә. Машина йөртүчеләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, тизлекне кыен юл-һава шартларында...

Һава шартларының бозылуы сәбәпле, бик ашыгыч булмаганда машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

Машина йөртүчеләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, тизлекне кыен юл-һава шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй итеп сайларга, дистанцияне һәм ян як интервалны арттырырга киңәш итә. Бигрәк тә каршы юлга чыгучы куркыныч маневрлар ясаудан тыелып торырга чакыра.

Реклама

Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә тиеш. 12 яшькә кадәрге пассажирларның салонда балалар өчен махсус җайланмаларында йөртелүе мәҗбүри. Җәяүлеләр юл кичүләреннән генә, светофорның яшел сигналында чыгарга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: