Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Аянычлы юл һәлакәте, үлүчеләр бар

Казан-Оренбург юлында 26 гыйнвар көнне кичке дүртләр тирәсендә аянычлы юл һәлакәте була. Чистай районында автотрассада «Renault Logan» шоферы маневрның куркынычсыз булуына инанмый торып алдагы машинаны узарга чыга һәм «Toyota» маршруткасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә 29 яшьлек шофер идарә иткән микроавтобус кюветка оча, ә җиңел машинага шактый нык зыян килә. 75 яшьлек...

Казан-Оренбург юлында 26 гыйнвар көнне кичке дүртләр тирәсендә аянычлы юл һәлакәте була.

Чистай районында автотрассада «Renault Logan» шоферы маневрның куркынычсыз булуына инанмый торып алдагы машинаны узарга чыга һәм «Toyota» маршруткасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә 29 яшьлек шофер идарә иткән микроавтобус кюветка оча, ә җиңел машинага шактый нык зыян килә. 75 яшьлек шофер бабай урында һәлак була, аның 75 яшьлек хатынын авыр хәлдә Чистай район шифаханәсенә алып китәләр. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар Башкортстаннан һәм Әлмәттән булып чыга.


Чыганак: almet-rt.ru
Фотолар: tatpressa.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев