Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Баланы машинада берүзен калдырырга ярамаячак

Җәй - сәфәрләр ае. Әлбәттә, беренче чиратта, балаларның каникулда дөнья күрәсе килә. Тик махсус утыргычка утырып кына бала гомерен саклап калып булганын кайбер ата-аналар, кызганыч, аңламый... Әле 23 июнь көнне генә Татарстанда балаларны махсус утыргычка утыртмауның 96 (!) факты теркәлгән. Шул сәбәпле, аварияләрдә дә балалар җәрәхәт кенә алып калмый. Битарафлык...

Җәй - сәфәрләр ае. Әлбәттә, беренче чиратта, балаларның каникулда дөнья күрәсе килә. Тик махсус утыргычка утырып кына бала гомерен саклап калып булганын кайбер ата-аналар, кызганыч, аңламый...


Әле 23 июнь көнне генә Татарстанда балаларны махсус утыргычка утыртмауның 96 (!) факты теркәлгән. Шул сәбәпле, аварияләрдә дә балалар җәрәхәт кенә алып калмый. Битарафлык яхшыга илтми шул.

Тик хокук бозучыларны тиздән йөгәнләячәкләр. Россиянең Эчке эшләр министрлыгы илебезнең Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тели. Бу Россия Президенты карары буенча эшләнелә.

Әлеге карар проекты буенча балаларны бары тик махсус утыргычы яки куркынычсызлык каешлары булган машинада гына йөртергә тиешләр. Мисал өчен, Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 яңа пунктында 7 яшькә кадәрге балаларны махсус утыргычка утырту, ә 7-11 яшьлек балалар өчен йә махсус утыргычка утырту, йә куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәсен кертергә җыеналар. Шулай итеп, моңа кадәр балалар ташу өчен кулланырга яраган башка чаралар (мисал өчен, адаптерлар) тыелачак.

Махсус тикшеренүләр шуны күрсәтә: шул ук куркынычсызлык каешы белән чагыштырганда да, башка чаралар баланы саклап калмый гына түгел, киресенчә, юл-транспорт һәлакәтенең аяныч нәтиҗәсен тагын да арттыра төшә.

Ил Хөкүмәте тарафыннан эшләнә торган проектта баланы машинада берүзен калдыруга кагылышлы мәгълүмат та бар. Олы кеше булмаганда, 7 яшьтән кечерәк сабыйны берүзен машинада калдырырга ярамаячак. Проектны тәкъдим итүчеләр бу үзгәрешнең машинада караучысыз калган балаларның гомерен куркыныч астына куймаячак, дип саный. Моннан тыш, яңа кагыйдә балаларны кояш сугудан, туңудан, курку белән бәйле хәвеф-хәтәрләрдән саклаячак. Җитмәсә, машина башка кеше кулында кергәндә яки транспорт чарасын штраф стоянкасына алып киткәндә дә бала гомере өчен кайгырасы булмаячак.

2014 елда шундый бер очрак Казанда булган иде. Шәһәр уртасында парковкага дөрес куелмаган автомобильне эчендә утырган бала белән бергә штраф стоянкасына алып киттеләр. Сабыйның ата-анасы кафега киткәндә, баланы берүзен автомобиль салонында калдыра. Бәхеткә, эвакуация вакытында балага бернәрсә дә булмый.

Хәер, баланы берүзен машина калдыру очрагы моның белән генә тәмамланмый. Чөнки ата-аналар кибеткә яки кредит түләр өчен банкка кергәндә сабыйларын машинада калдыра икән. Ә бу кагыйдә проекты моңа нокта куярга тиеш: аны бозучылар 500 сум штраф та түләргә мәҗбүр булачак.

Туганнан-туган ике сеңлесе, бер энесе булган Регина Сибгатуллина да кертеләчәк яңа кагыйдәләргә битараф түгел. "Әйе, мин дә балалар махсус утыргычта гына йөртелергә тиеш, дип саныйм. Ә машинада баланы 9-10 яшьтә генә калдырырга ярыйдыр, минемчә. Дөресен генә әйткәндә, бу кагыйдәләр урынына шәһәрара җәмәгать транспортында балаларны йөртү кагыйдәләрен үзгәртсеннәр иде. Чөнки моңа кадәр 3 яшькә кадәрге балаларны махсус утыргыч белән генә алып барырга кирәк дигән кагыйдә бар иде. Әгәр минем машинам булмаса, мин бер тапкыр шәһәргә барып кайтыр өчен ул утыргычны көне буе өстерәп йөрергә тиешме? " - дип сорау бирә ул.

Хәзерге вакытта Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты иҗтимагый тыңлаулар процедурасы аша уза.

Алинә Минневәлиева
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев