Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Балтачтагы авария яки бозлавык корбаннары

Көтмәгәндә әйләнеп кайткан кыш инде тәгәрмәчләрен җәйгегә алыштырырга өлгергән машина йөртүчеләр өчен сюрприз булды. Аннан зыян күрүчеләр дә табылды…

Бүген иртәнге сәгатьләрдә юлда бозлавык саклану күп кенә шоферларны борчуга салды. Көтмәгәндә әйләнеп кайткан кыш инде тәгәрмәчләрен җәйгегә алыштырырга өлгергән машина йөртүчеләр өчен сюрприз булды. Аннан зыян күрүчеләр дә табылды… Иртәнге сәгатьләрдә Казанга таба юл тотучы райондашыбыз идарәне югалтып, каршы як полосага чыгып, юл кырыена төшеп китә. Бер кешегә хәтта хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә дә туры килә. – Июнь җитмичә тәгәрмәчләрне алыштырмас идем, — дигән шоферлар белән беррәттән әлеге шофер да мондый һава торышында игътибарлырак булыр идем дип антлар иткәндер. Хөрмәтле райондашлар, үзебезне һәм янәшәдәгеләребезне саклап, машинада җайлап, һава торышына карап кына йөрсәк иде.

Фотолар ЮХИДИ бүлегеннән алынды

http://baltaci.ru/news/yuhidi-hәbәr-itә/baltachtagy-avariya-yaki-bozlavyk-korbannary-foto

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев