Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Балык Бистәсе районында эшчеләрне ташый торган автобус янган

Бүген Татарстанның М7 трассасында эшчеләрне ташый торган автобус янган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Автобусның януы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.56 сәгатьтә килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл М7 трассасының 938 нче чакрымында - Мәшләк авылыннан 5...

Бүген Татарстанның М7 трассасында эшчеләрне ташый торган автобус янган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Автобусның януы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.56 сәгатьтә килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл М7 трассасының 938 нче чакрымында - Мәшләк авылыннан 5 чакрым ераклыкта килеп чыккан.

Фаҗига вакытында автобуста 15 кеше булган. Шәхси транспорт Казаннан Чаллыга ялланган эшчеләрне ташыган.

Пассажирлар һәм йөртүче автобустан чыга алган, берсенең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 18 квадрат метр мәйдандагы утны тиз сүндергән. Транспорт чарасы тулысынча янып беткән. Янгынның сәбәбләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев