Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Башкортстанда Чаллыга юл тоткан автобус авариягә юлыгып, алты кеше үлгән һәм җидесе зыян күргән

Автобуста 39 пассажир һәм машина йөртүче булган.

Башкортстанда Татарстан автобусы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше һәлак булган һәм җидесе зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Башкортстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

"Башлангыч мәгълүматлар буенча автобуста 39 пассажир һәм машина йөртүче булган. Хәзерге вакытта алты һәлак булган кеше турында мәгълүмат бар. Тагын җиде кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, шуларның икесе бала", – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Авария урынында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция эшли. 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев