Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Баулы юлындагы һәлакәттә велосипедчы картның гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 22 майда, көндезге сәгать 2 тулганда була. Баулы - Октябрьский автомобиль юлында велосипедчыны җиңел машина бәрдерә. Баулы районының 39 яшьлек кешесе идарә итүендәге, Октябрьскийдан Баулыга таба хәрәкәт итүче КIA GEED автомобиленең югары тизлектә баруы да әйтелә. Бу хакта җирле ЮХИДИ хезмәткәрләре район матбугатына җиткергән. Велосипедтагы 74 яшьлек...

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 22 майда, көндезге сәгать 2 тулганда була. Баулы - Октябрьский автомобиль юлында велосипедчыны җиңел машина бәрдерә.

Баулы районының 39 яшьлек кешесе идарә итүендәге, Октябрьскийдан Баулыга таба хәрәкәт итүче КIA GEED автомобиленең югары тизлектә баруы да әйтелә. Бу хакта җирле ЮХИДИ хезмәткәрләре район матбугатына җиткергән.

Велосипедтагы 74 яшьлек картның каршы якка килеше булган. Октябрьскийдан булган әлеге велосипедчы сулга борылыр алдыннан бу хакта кулын күтәреп ишарәләми, каршыга килүче машинага да юл бирми. Һәлакәт аркасында велосипедчының урында ук гомере өзелә.

Машина йөртүче дә җәрәхәт алган. Аны Баулы хастаханәсенә озаталар. Юлларда сак булсак иде!..

Интертат

Фото: bavly-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев