Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

“Бер мизгелдә ике улларын югалттылар”. Мәтәскә борылышы янында булган юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан гаилә турында язма

Тәкъдиргә язылганнан узып булмый, диләр. Шулай булмаса, Казанда яшәүче Нурия һәм Шәйдулла Бикмөхәммәтовлар бер мизгелдә ике улларын югалтмас иде. 18 февраль көнне Бикмөхәммәтовлар, гаилә башлыгы Шәйдулла абый, хатыны Нурия апа, 29 яшьлек уллары Руслан, киленнәре Динара һәм 9 яшьлек төпчек уллары Рафаэль Сабага - җиңгиләренең юбилеена (Шәйдулланың абыйсы Закирҗанның хатыны)...

Тәкъдиргә язылганнан узып булмый, диләр. Шулай булмаса, Казанда яшәүче Нурия һәм Шәйдулла Бикмөхәммәтовлар бер мизгелдә ике улларын югалтмас иде.


18 февраль көнне Бикмөхәммәтовлар, гаилә башлыгы Шәйдулла абый, хатыны Нурия апа, 29 яшьлек уллары Руслан, киленнәре Динара һәм 9 яшьлек төпчек уллары Рафаэль Сабага - җиңгиләренең юбилеена (Шәйдулланың абыйсы Закирҗанның хатыны) юл тота. Әмма бу сәфәр бөтен гаиләне чәлпәрәмә китерә. Казанга кайтыр юлда, Казан-Шәмәрдән юлының 68нче чакрымында Бикмөхәммәтовлар утырган "Мицубиси ASX" машинасы "Тойота Лэнд Крузер" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 29 яшьлек Руслан шундук җан бирә. Озакламый төпчек малай - Рафаэль дә күзләрен мәңгегә йома.

Шәйдулла Бикмөхәммәтов тумышы белән Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан. Төп йортта аның 88 яшьлек әнисе Наҗия әби, бертуган энесе Дамир гаиләсе яши.

- Хәбәрләрне карыйбыз инде, анда рульдә Нурия апа булган дип сөйлиләр. Дөресен генә әйткәндә, тимер атны ир иярләгәнме, хатынмы икәнен Шәйдулла абый үзе дә белми. Алар барысы да шок хәлендә. Һәлакәттән соң аларның барысын да Арча хастаханәсенә алып китәләр. Кичә улларын авыл зиратына җирләгәч, алар кабат шунда китте. Кеше белән сөйләшерлек түгел әле алар, - диде йорттагы килен Ләлә ханым.

Рәсми чыганакларда "Мицубиси" машинасы каршы як полосага чыккан дигән хәбәрне Ләлә ханым кире какты. Дөресрәге, аның фикеренчә, туганнары утырган машинага арттан килеп кергәннәр. Шуннан соң ул каршы як полосага чыгарга мәҗбүр булган.

- Җиңги юбилеен Руслан белән Рафаэльне барыбыз да күреп калсын дип үткәргәндер инде. Бу энеләребезне соңгы күрүебез булган бит. Егетләр икесе дә тумыштан актив алар. Мәҗлестә дә бөтен уенда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Гүя, гомерләренең соңгы сәгатьләрен ваклауны сизенгәннәр...

Руслан бер ел элек Казан кызы Динара белән тормыш корган булган. Кызганыч, туйда теләнгән озын, тигез, парлы гомер кебек теләкләр чынга ашмый. Егет Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эшләгән. Әти-әнисе дә биредә хезмәт куя.

- Юбилейдан соң без авылга, алар Казанга юл тотты, - ди Ләлә ханым. -Безгә кереп тормадылар, "Бәйрәмгә кайтабыз" диделәр. Саубуллашканда көлештек тә әле, "сез бездән иртәрәк кайтасыз, Казан юлы шоп-шома, имеш". Уртанчы уллары Рөстәм аерым машинада иде. Ул очрашып йөри торган кызын безнең якка озата кайтты. Чыннан да, ярты юлга җиткәч, Шәйдулла абыйга: "Кайтып җитмәдегезме әле?" дип шалтыраттык. Ул исә безгә шушы аяктан егарлык хәбәрне җиткерде. Дөнья бер мизгелгә туктап калган кебек булды.

Ләлә ханым сөйләвенчә, Руслан кечкенәдән кул арасына кереп үсә. Балачакта җәйләрен авылда үткәрә. Төп йортта мал-туарны күпләп асрыйлар. Дамир абый белән Ләлә апаның үз балалары туганчы, төп ярдәмче Руслан була. Әле хәзер дә, кунакка гына кайтса да, "Хәлләрен белеп чыгыйм әле" дип, сарайга юнәлә. Кечкенә энесенә дә терлек-туар арасында экскурсия ясап йөри.

- Ике малайдан соң кыз булмасмы дип, Рафаэльне 40 яшендә генә алып кайтты Нурия апа. Олы балалар үстергәндә анысы кирәк, монысы кирәк дип чабасың бит. Төпчек баланы кадерләп, тәмләп үстерәсең инде аны. Рафаэль тәртипле булды, яхшы укыды. Гомере шулай яшьли өзелер дип кем уйлаган инде?! - ди Ләлә ханым.

Наҗия апа белән Миңнемулла абый сигез балага гомер биргән. Ялларда һәм бәйрәмнәрдә барысы бергә җыелу - гаиләнең күркәм традициясе. Туган нигезгә тузан кундырмыйча ике атна саен кайтып йөргән бертуганнар.

- Руслан әбисен бигрәк тә ярата иде. Аның белән сөйләшеп сәгатьләр буе да утыра ала иде ул. Алып кайткан күчтәнәчләренең исәбе юк.

Наҗия әбигә бу кайгылы хәбәрне баштарак әйтми дә торалар. Тик нихәл итәсең, яшереп саклый торган сер түгел...

- Әбиебез намаздагы кеше булгач, моны Аллаһыдан килгән бер сынау итеп кабул итте. Безне дә, туганнарны да сабыр итәргә өндәп йөрде әле. Шулай да бу темага бик сөйләшергә тырышмыйбыз, - ди Ләлә апа.

Ходай язганнан качып котылып булмый диләр. Башларына тау кадәр өелеп төшкән кайгыны кичерергә Нурия апа белән Шәйдулла абыйга, уллары Рөстәмгә күркәм сабырлыклар бирсен Ходай.

Мәрхүмнәрнең өчесен 23 февраль көнне Чишмәбашта уздырачаклар.

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X