Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Бөгелмә районында һәлакәт: егет белән кыз комада

Бөгелмә районында ике җиңел автомобиль "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Нәтиҗәдә, егет белән кыз авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, дип "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Казан - Оренбург трассасында 311нче километрда Оренбург автомобиле Башкортстан машинасы белән бәрелешү турындагы хәбәр кичә көндез алынган. Оренбург номерлары...

Бөгелмә районында ике җиңел автомобиль "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Нәтиҗәдә, егет белән кыз авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, дип "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казан - Оренбург трассасында 311нче километрда Оренбург автомобиле Башкортстан машинасы белән бәрелешү турындагы хәбәр кичә көндез алынган.
Оренбург номерлары белән 15нче модельле "Лада"ның 20 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыгып, 53 яшьлек ир-ат идарә иткән Башкортстан номерлары тагылган "Лэнд Ровер" белән бәрелешкән.

Фаҗига урынына 64нче янгын-коткару часте, медицина хезмәткәрләре һәм полицейскийлар килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев