Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Бөгелмә районындагы юл һәлакәтендә 50 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Татарстанның Бөгелмә районында «ВАЗ-2110» автомобиле кюветка төшеп китеп, аның 50 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Авария кичә Бөгелмә - Ютазы трассасының 3нче чакрымында килеп чыккан. Шофер тизлеген арттырып идарәсен югалткан һәм юл читенә төшеп киткән....

Татарстанның Бөгелмә районында «ВАЗ-2110» автомобиле кюветка төшеп китеп, аның 50 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Авария кичә Бөгелмә - Ютазы трассасының 3нче чакрымында килеп чыккан. Шофер тизлеген арттырып идарәсен югалткан һәм юл читенә төшеп киткән.

Урынга килгән 64нче янгын часте хезмәткәрләре зыян күрүчене машинадан чыгарып, табибларга тапшырган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән Бөгелмә Үзәк район хастаханәсендә үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев