Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Бөгелмәдә яралы табиб комадагы пациентны Казанга илтүче вертолетка кадәр илтеп тапшыра

Кичә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә реанимобиль һәм "Тойота" автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә "Бөгелмә авазы" газетасы. Угар газы белән агуланган, комада ятучы 18 яшьлек егетне санитар авиациясе ярдәмендә Казанга, Республика клиник хастаханәсенә озатырга тиеш булганнар. Ике табиб, фельдшер һәм практика узучы студент пациентны реанимобильдә вертолет төшәчәк урынга илтергә...

Кичә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә реанимобиль һәм "Тойота" автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә "Бөгелмә авазы" газетасы.

Угар газы белән агуланган, комада ятучы 18 яшьлек егетне санитар авиациясе ярдәмендә Казанга, Республика клиник хастаханәсенә озатырга тиеш булганнар. Ике табиб, фельдшер һәм практика узучы студент пациентны реанимобильдә вертолет төшәчәк урынга илтергә китә. Юлда барганда Кызыл Армия урамыннан хәрәкәт итүче "Тойота" автомобиле Гафиятуллин урамы буенча барган, ут һәм тавыш ярдәмендә сигнал бирүче реанимобильгә юл бирми. Нәтиҗәдә, хастаханә машинасы әйләнә һәм тротуарда торучы җәяүлене дә бәрдерә.

Юл һәлакәте урынына тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитә. Үзе дә каты җәрәхәтләр алган, кан күп югалткан табиб-реаниматолог комадагы пациентны тиешле вакытка вертолетта килгән медиклар кулына тапшыра. Соңыннан гына үз коллегалары янына - үзенә медицина ярдәме алырга китә.

Хәзерге вакытта табиб реанимациядә ята. Төрле дәрәҗәдәге зыян күргән алты кеше Бөгелмә Үзәк район хастаханәсендә дәвалана. Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү эше бара.

Татар-информ

фото: www.bugulma-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев