Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Бүгенге юл һәлакәтендә үлүчеләр саны 8 гә җиткән. Һәлакәт буенча җинаять эше ачылган

Бүген көндез төшкә кадәр "Казан-Шәмәрдән" трассасының 86нчы чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булганлыгы турында хәбәр иткән идек инде. Хәзерге вакытта ачыкланганча, һәлак булганнар саны 8 кешегә җиткән, Саба үзәк район хастаханәсендә операциядән соң бер бала вафат була. Полиция шулай ук хәзерге вакытта хастаханәдә 4 кешегә ярдәм күрсәтелүе турында хәбәр итә. Аларның...

Бүген көндез төшкә кадәр "Казан-Шәмәрдән" трассасының 86нчы чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булганлыгы турында хәбәр иткән идек инде.

Хәзерге вакытта ачыкланганча, һәлак булганнар саны 8 кешегә җиткән, Саба үзәк район хастаханәсендә операциядән соң бер бала вафат була.

Полиция шулай ук хәзерге вакытта хастаханәдә 4 кешегә ярдәм күрсәтелүе турында хәбәр итә. Аларның өчесе - ике өлкән кеше һәм 14 яшьлек кыз бала Республика клиник хастаханәсендә кала, бер өлкән кеше Саба үзәк хастаханәсендә. Алар урта авыр хәлдә һәм "Аларның гомеренә куркыныч янамый, әмма алар медицина учреждениеләрендә дәвалауга мохтаҗ", - дип ачыклык керткән Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

Татарстанның Саба һәм Теләче районнары чигендә юл-транспорт һәлакәтендә 8 кешенең үлү факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

ТР буенча ЭЭМның Баш тикшерү идарәсе РФ ҖКның 264 маддәсе 5 бүлеге ("Юлда йөрү һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу") билгеләре буенча җинаять эше ачкан, дип билгеләп үтте ТР буенча ЭЭМ вәкиле.

Һәлак булган кешеләр арасында - «Хундай» җиңел автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук микроавтобус йөртүчесе һәм пассажирлары. Алар барысы да - ТРның Саба районында яшәүчеләр. Якынча мәгълүматларга караганда, һәлакәт килеп чыгуга җиңел машинаның каршы як полосага чыгуы сәбәп булган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X