Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Биектауда биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән

Татарстанның Биектау районында биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-нейрохирургы Эльза Фатыйхова хәбәр итте. Малай 21 гыйнвар көнне Биектау авылында әтисе һәм апасы белән кар автомобилендә шуган. Башы имгәнгән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә реанимациягә салганнар. «Малайның хәле уртача. Аны...

Татарстанның Биектау районында биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-нейрохирургы Эльза Фатыйхова хәбәр итте.

Малай 21 гыйнвар көнне Биектау авылында әтисе һәм апасы белән кар автомобилендә шуган. Башы имгәнгән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә реанимациягә салганнар.

«Малайның хәле уртача. Аны реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчерделәр. Бала аңында, әнисе аның янәшәсендә. 21 гыйнварда малайның башына операция ясалды», - диде табиб-нейрохирург Эльза Фатыйхова.

Шунысы да билгеле: малайның апасы кар автомобиленнән егылып борынын сындырган.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев