Теләче Информ

«БМВ Х6» автомобиленә ут төртү видеога төшерелгән

Казанның Яңа Савин районында «БМВ Х6» автомобилен ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Гадәттән тыш хәл иртәнге дүртләр тирәсендә Меридиан урамындагы 13нче йорт ишегалдында булган. Видеокадрларда бу хәлгә битараф булмаган кешеләрнең машина хуҗасына янгынны сүндерергә ярдәм итүен күрергә мөмкин. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр иткәнчә, алар автомобильне яндырган...

Казанның Яңа Савин районында «БМВ Х6» автомобилен ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Гадәттән тыш хәл иртәнге дүртләр тирәсендә Меридиан урамындагы 13нче йорт ишегалдында булган. Видеокадрларда бу хәлгә битараф булмаган кешеләрнең машина хуҗасына янгынны сүндерергә ярдәм итүен күрергә мөмкин.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр иткәнчә, алар автомобильне яндырган кешене дә абайлап калган. Битлек кигән әлеге кеше машинага ут төрткән һәм тиз арада качып киткән.

Реклама

Чыганак: Татар Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: