Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Буа янында юл һәлакәтендә машина янган

Юл-транспорт һәлакәте Казан – Ульяновск юлында килеп чыккан.

Буа шәһәре янында булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң кыз белән егетне хастаханәгә озатканнар. Юл кырыена төшеп киткән “Лада” машиналары янган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте Казан – Ульяновск юлында килеп чыккан.

“Татар-информ”га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, яшь егет йөрткән 14нче модельле “Лада” машинасы юлдан чыгып киткән һәм машина юл кырыена әйләнеп төшкән. Егет тизлекне арттырган булган.

Ир-егетне һәм пассажир хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев