Теләче Информ

Буа юлындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте бүген иртән - 2:55 сәгатьтә булган. Буа - Ульяновск юлының Иске Борындык авылы тирәсендә "Лада-Приора" машинасы руле артындагы 1991 елгы йөртүче идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә очып төшә. Йөртүче һәм аның пассажиры - 1996 елгы хатын-кыз урында ук вафат була. Тагын бер хатын-кыз авыр хәлдә Буа...

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте бүген иртән - 2:55 сәгатьтә булган.

Буа - Ульяновск юлының Иске Борындык авылы тирәсендә "Лада-Приора" машинасы руле артындагы 1991 елгы йөртүче идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә очып төшә. Йөртүче һәм аның пассажиры - 1996 елгы хатын-кыз урында ук вафат була. Тагын бер хатын-кыз авыр хәлдә Буа районы үзәк хастаханәсенә озатыла. Алар - өчесе дә Ульяновск өлкәсе кешеләре.

Реклама

Шофер руль артында йоклап киткән дигән фараз бар.

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: