Өч көн эчендә генә дә 95 исерек машина йөртүче тотылган
20-22 майда Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 95 кешене тоткарлаган. Шул өч көндә юл йөрү кагыйдәсен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 270, балаларны махсус креслога утыртмауның - 292, куркынычсызлык каешын эләктермәүнең 1266 очрагы теркәлгән. Юл йөрү кагыйдәсен санга сукмау, аяны хәлләргә китерүен истән чыгармасак иде....
20-22 майда Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 95 кешене тоткарлаган.
Шул өч көндә юл йөрү кагыйдәсен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 270, балаларны махсус креслога утыртмауның - 292, куркынычсызлык каешын эләктермәүнең 1266 очрагы теркәлгән.
Юл йөрү кагыйдәсен санга сукмау, аяны хәлләргә китерүен истән чыгармасак иде. Майның 22 көнендә республикада кеше сәламәтлегенә зыян китергән 239 юл-траспорт һәлакәте булган: 26 кешенең гомере өзелгән, 263е төрле тән җәрәхәте алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев