Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Чаллыда «Лада» машинасы, «БМВ» һәм автобус белән бәрелешкәч, аздан гына күпердән очмаган

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Чаллы проспектында булган.

Чаллыда «Лада» машинасы, «БМВ» һәм вахта автобусы белән бәрелешкәннән соң, аздан гына күпердән очмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә Чаллы проспектында булган. Биредә «Лада» һәм «БМВ» автомобильләре, шулай ук «ПАЗ» автобусы юлны бүлешә алмаган.

Фотодан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиль кузовының алгы өлеше, уң яктагы пассажир ишекләре, арткы өлеше һәм багажнигы зыян күргән.

 

Аварияне үз күзләре белән күрүчеләр хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте булган урынга килгән табиблар зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткән. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләрнең төгәл саны ачыклана. 

Фото: очевидцы

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев