Теләче Информ

Чаллы урамында коточкыч һәлакәт булган (+видео)

Чаллыда булган һәлакәттә сәламәтлегенә зур зыян килгән 8 яшьлек кыз баланы хастаханәнең реанимация бүлегенә озатканнар. Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган. Чаллының Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары киселешендә "Lada Granta" һәм "Nissan Pathfinder" автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәтнең азагы аяныч. Автомобильләрнең берсендә ике баласы белән әни кеше барган. Махсус бишектә булган кечкенә бала зыян...

Чаллыда булган һәлакәттә сәламәтлегенә зур зыян килгән 8 яшьлек кыз баланы хастаханәнең реанимация бүлегенә озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган. Чаллының Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары киселешендә "Lada Granta" һәм "Nissan Pathfinder" автомобильләре бәрелешкән.

Реклама

Һәлакәтнең азагы аяныч. Автомобильләрнең берсендә ике баласы белән әни кеше барган. Махсус бишектә булган кечкенә бала зыян күрмәгән, ә менә 8 яшьлек апасының, һәлакәтнең шаһитлары әйтүенчә, аягы өзелгән. Аны тиз арада хастаханәнең реанимация бүлегенә озатканнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: