Юл-транспорт һәлакәте кичә, 31 майда, Чаллы белән Алабуга арасында булган иде. Социаль челтәрләрдә, кеше үлеменә китергән әлеге һәлакәтне төшереп алган видео пәйда булды. ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа М7 "Волга" трассасының 1030 нчы чакрымында 7:45 сәгатьтә килеп чыккан. "МАЗ" машинасының төп юлдан баручы "КамАЗ"га юл бирмәве ачыкланган. Бәрелеш...
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 31 майда, Чаллы белән Алабуга арасында булган иде.
Социаль челтәрләрдә, кеше үлеменә китергән әлеге һәлакәтне төшереп алган видео пәйда булды.
ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа М7 "Волга" трассасының 1030 нчы чакрымында 7:45 сәгатьтә килеп чыккан. "МАЗ" машинасының төп юлдан баручы "КамАЗ"га юл бирмәве ачыкланган. Бәрелеш аркасында "МАЗ"ның кабинасы "өзелгән", аның йөртүчесе - 60 яшьлек Чаллы кешесе үлгән. Ә "КамАЗ"ның йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган.
Тикшерү эше дәвам итә. Юлларда сак булсак иде! Барыбызны да өйдә көтәләр...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз