Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Чирмешән районында һәлакәттә яшь кызның гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 9 июньдә, 14:20 сәгатьтә Азеево - Чирмешән - Шентала юлының 67 нче чакрымында килеп чыккан. Чирмешән районындагы әлеге һәлакәт аркасында 1992 елгы кызның гомере өзелгән. Татарстан ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, "Лада Гранта" автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз, беренчел фаразлар буенча, югары тизлектә җилдергән, каршы як хәрәкәт полосасына...

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 9 июньдә, 14:20 сәгатьтә Азеево - Чирмешән - Шентала юлының 67 нче чакрымында килеп чыккан.

Чирмешән районындагы әлеге һәлакәт аркасында 1992 елгы кызның гомере өзелгән. Татарстан ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, "Лада Гранта" автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз, беренчел фаразлар буенча, югары тизлектә җилдергән, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм "УАЗ" машинасы белән бәрелешә.

Һәлакәт аркасында руль артындагы хатын-кызның урында ук гомере өзелгән. Аның куркынычсызлык каешы эләктермәве әйтелә. "УАЗ" машинасы йөртүче 1966 елгы ир-ат хастаханәгә озатылган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев