Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Чирмешән районында трассада комбайн юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Чирмешән районында трассада комбайн белән «КАМАЗ» бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичә, 10 ноябрьдә 8.26 сәгатьтә Саминовка авылыннан ерак түгел Нурлат - Кузайкино трассасында йөк машинасы белән авыл хуҗалыгы машинасы...

Чирмешән районында трассада комбайн белән «КАМАЗ» бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичә, 10 ноябрьдә 8.26 сәгатьтә Саминовка авылыннан ерак түгел Нурлат - Кузайкино трассасында йөк машинасы белән авыл хуҗалыгы машинасы бәрелешүе турында хәбәр ителгән.
Һәлакәт урынына ЮХИДИ хезмәткәрләре, Ульяновск янгын сүндерүчеләре һәм табиблар килгән.
Һәлакәттә "КАМАЗ" белән идарә итүче 52 яшьлек шофер зыян күргән. Аның кул бармагы сынган. Янгын сүндерүчеләр аңа беренче ярдәм күрсәткән һәм табибларга тапшырган.
Зыян күрүче Чирмешән Үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев